Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Куркыныч адымнан саклап калырга

Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең (КДНиЗП) киңәйтелгән утырышында узып баручы елда балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларның сәбәпләрен анализладылар һәм яшүсмерләрнең гомуми кабул ителгән нормалардан тайпылучы, кайчак җинаятьчел тәртибен профилактикалау буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Балалар җинаятьчелеге белән бәйле проблемалар турында фикер алышуда комиссия әгъзалары, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе...

Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең (КДНиЗП) киңәйтелгән утырышында узып баручы елда балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларның сәбәпләрен анализладылар һәм яшүсмерләрнең гомуми кабул ителгән нормалардан тайпылучы, кайчак җинаятьчел тәртибен профилактикалау буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

Балалар җинаятьчелеге белән бәйле проблемалар турында фикер алышуда комиссия әгъзалары, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Татьяна Забегина, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Андрей Карсалов, полиция хезмәткәрләре, табиблар, җәмәгать тәрбиячеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәктәп директорлары һәм башка кызыксынган затлар катнашты.

Утырышта республика КДНиЗП вәкилләре катнашуның бер сәбәбе - 2014 ел белән чагыштырганда 2015 елда районда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек үсеше.

Чыгыш ясаган ПДН инспекторы Наталья Андронова 11 ай йомгаклары буенча районда 14 балигъ булмаган катнашында 17 җинаять теркәлүен билгеләп үтте. Бу узган елгыдан алты очракка күбрәк. Күрсәткечләр саны күп эпизодлы җинаятьләр кылыну нәтиҗәсендә үсә.

-2014 елның ноябрендә Рождественода яшәүче уналты яшьлек гр. Д. һәм аның 18 яшьлек дусты берничә авыр һәм аеруча авыр җинаять эшлиләр - урлау, аеруча кансызлык белән ике үтерү, талау, чит кеше милкен белә торып юк итү. Гаиләдә яшүсмер һәм аның проблемалары белән кызыксынмыйлар, ул тулысынча үзенә тапшырылган, - ди Наталья Андронова. - Сыйныф җитәкчесенең берничә мәртәбә мәктәп укучысының әнисе белән очрашуы нәтиҗә бирми. Әмма мәктәп ПДН яки КДНга мөрәҗәгать итми. Башка мисал да бүтәннәргә күрсәтерлек. 2014 елның декабрендә Лаеш техник-икътисад техникумының балигъ булмаган дүрт студенты янап акча таләп итү һәм талау белән шөгыльләнә. Алар элек исәптә тормаганнар. Уку йортыннан ПДН хезмәтенә әлеге төркем турында хәбәр килмәде. Ә бит әлеге егетләрнең хокук бозу ихтималы турында нигезле шикләр була.

Җыелганнар Столбище мәктәбе директоры Ирина Романованы зур игътибар белән тыңладылар. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Татьяна Забегинаны әлеге мәктәпнең эзләнү отряды эше аеруча кызыксындырды. Педагоглар йөрешнең төгәл исәбен алып баралар: дәрес калдырган һәр укучы контрольдә тотыла. Монда төрле максатчан юнәлештәге 54 түгәрәк эшли. Класстан тыш эшчәнлеккә бигрәк тә төрле исәптә торучы яшүсмерләрне җәлеп итәргә тырышалар. Ирина Романова мәктәпнең КДНиЗП, ПДН, Столбище авыл җирлеге башкарма комитеты һәм эшләре теге яки бу яктан балигъ булмаганнар белән бәйле башка оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлегенә игътибар юнәлтте.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Иван Алешин һәм башка чыгыш ясаучылар яшүсмерләрнең буш вакытын оештыруның мөһимлеген билгеләделәр.

Нигезле сөйләшү балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшнең җитешсезлекләрен ачыкларга һәм проблемалы моментларны хәл итү юлларын билгеләргә мөмкинлек бирде.

Киңәйтелгән утырышка йомгак ясап Татьяна Забегина кыен үсмерләр белән эшнең гомумән алганда канәгатьләнерлек булуын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево КДН