Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Квартир бүләк иттеләр

Лаеш балалар йортының элекке тәрбияләнүчесе Лилия Хәсәншина бер бүлмәле искиткеч квартирга ия булды. Ул торакны ятим балаларны һәм ата-аналар кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында алды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Лилия (фотода уртада) Аксубайның универсаль технологияләр техникумына укырга керә. Кияүгә чыга һәм тиздән алар гаиләсендә кызлары Мәдинә...

Лаеш балалар йортының элекке тәрбияләнүчесе Лилия Хәсәншина бер бүлмәле искиткеч квартирга ия булды. Ул торакны ятим балаларны һәм ата-аналар кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында алды.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Лилия (фотода уртада) Аксубайның универсаль технологияләр техникумына укырга керә. Кияүгә чыга һәм тиздән алар гаиләсендә кызлары Мәдинә дөньяга килә. Иренең әти-әнисендә яшиләр.

Өй туенда район башлыгы Михаил Афанасьев бәләкәчкә зур аю бүләк итте. Ә әти-әнисенә - телевизор. Ул әлегә идәндә тора. Әмма тиздән яшьләр җиһазлар сатып алыр һәм квартирга җан керер. Яшь әнине котларга аның дуслары һәм тәрбиячеләре дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев (фотода уңда), ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима (фотода сулда) һәм балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина күп җылы сүзләр әйттеләр. Тантаналы чараны Татарстанның әйдәүче ММЧлары яктыртты.

Хәзер Лилиянең гаиләсе Сәйдәшев-Юбилейная урамнары микрорайонында яшәячәк. Бу район актив үстерелә. Монда балалар бакчасы бар, тиздән сәүдә үзәге ачылачак. Территория төзекләндерелгән, юллар, тротаурлар асфальтланган, урманга һәм Камага якын - тормыш өчен менә дигән урын.

-Татарстан Президенты бу программа үтәлешен шәхси контролендә тота. Республикада бүген без 85нче квартирны тапшырабыз, - дип аңлатма бирде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима ачкычлар тапшыру тантанасында.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев мондый күңелле вакыйганың беренче һәм соңгысы булмавын билгеләде.

-Лилиянең өч апасы һәм абыйсы квартирлар алды инде. Бу безнең дәүләтнең һәм Президентыбызның ятим балаларны кайгыртуы турында сөйли. Быел өй туйлары тагын булачак. Габишевода безнең районнан өч яшь кеше торак алачак. Тагын Лаешта һәм Усадыда, - дип өстәде ул.

Менә хуҗабикә һәм аның кунаклары яңа квартирда. Кызның ничек дулкынлануы күренеп тора.

-Мин бик шат һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, район һәм үзем ничә еллар тәрбияләнгән балалар йорты җитәкчелегенә рәхмәтлемен. Монда барысы да бик яхшы, ремонт ясарга кирәкми, - дип өстәде ул.

Бәләкәй Мәдинә яңа территорияне тиз үз итте: ул әле өстәл янына килде, әле аш бүлмәсенә йөгерде, әле үзсүзлеләнеп үзен күтәрүләрен таләп итте. Яңа квартирда яңа тормыш - шуннан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев