Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Квартир документлары югалды. Нишләргә?

Күптән түгел квартирымның документларын югалттым. Миңа хәзер ниш-ләргә? Кая мөрәҗәгать итәргә? Үз милкемне мошенниклардан ничек сакларга? Укучыбыз сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе документлар кабул итү-бирү бүлеге начальнигы Ада Зәйнуллина җавап бирә. -Документлар югалганда, янгын нәтиҗәсендә яки түшәмнән су үтеп аларга төзәтеп булмаслык зыян килгәндә, хәтта алар урланганда аларны яңадан торгызу...

Күптән түгел квартирымның документларын югалттым. Миңа хәзер ниш-ләргә? Кая мөрәҗәгать итәргә? Үз милкемне мошенниклардан ничек сакларга?

Укучыбыз сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе документлар кабул итү-бирү бүлеге начальнигы Ада Зәйнуллина җавап бирә.
-Документлар югалганда, янгын нәтиҗәсендә яки түшәмнән су үтеп аларга төзәтеп булмаслык зыян килгәндә, хәтта алар урланганда аларны яңадан торгызу зарурлыгы туа. Моны эшләү катлаулы түгел. Дәүләт теркәве турында яңа таныклыкны хокукларга ия кеше таныклыкны яңадан бирү турында гариза нигезендә ала ала. Бу вакытта үзең белән шәхесне раслаучы документ булу шарт һәм физик затлар 200 сум, ә юридик затлар 600 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түлиләр. Гади язма формада төзелгән хокук билгеләүче документларның расланган күчермәләре хокукларга ия кеше соравы нигезендә биш эш көне эчендә бирелә. Түләү шулай ук: һәр документ өчен физик затларга 200 сум, юридик затларга 600 сум тәшкил итә.
Игътибар итегез: әгәр документ нотариус тарафыннан расланган икән, турыдан-туры нотариуска мөрә-җәгать итәргә кирәк. Документ дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелгән очракта документны биргән органга мөрәҗәгать итү зарур.
Әгәр сез документлар урланган дип шикләнәсез һәм өченче затлар тарафыннан милеккә карата законсыз гамәлләр кылынудан куркасыз икән, хокукка ия кешенең шәхсән катнашыннан башка теркәү гамәлләре кылынуны тыю турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез. Бу очракта мошенниклар алар кулына эләккән документлардан файдалана алмаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев