Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кызыклы һөнәр Үз артыннан әйдәүче

Мәктәп китапханәчеләре белемле кешеләр генә түгел. Яңаны үзләштерү теләге - аларның характерлы сыйфаты. Мисалларның берсе - педагог-китапханәче Кәүсәрия Гаянова эшли торган Имәнкискә урта мәктәбе. Ул республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда актив катнаша, призлы урыннар яулый. "2015 елның иң яхшы авыл мәктәбе китапханәсе" республика конкурсында көмеш призер булды. "Лаборатория занимательных наук...

Мәктәп китапханәчеләре белемле кешеләр генә түгел. Яңаны үзләштерү теләге - аларның характерлы сыйфаты.

Мисалларның берсе - педагог-китапханәче Кәүсәрия Гаянова эшли торган Имәнкискә урта мәктәбе. Ул республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда актив катнаша, призлы урыннар яулый. "2015 елның иң яхшы авыл мәктәбе китапханәсе" республика конкурсында көмеш призер булды. "Лаборатория занимательных наук - Буккроссинг" (Мәскәү шәһәре) китапханә проекты номинациясендә җиңгән өчен 30 000 мең сум күләмендә грант алды. Аның "Холокост - наша общая боль" сайт-проекты "Холокост" фондының Бөтенроссия конкурсында беренче урынга лаек булды, ә "Я не видел войны" сайт-проекты "Основа" нәшрият төркеменең Бөтенроссия конкурсында иң яхшысы дип табылды. Моннан тыш, Кәүсәрия Гаязовна республика мәктәпләренең педагог-китапханәчеләре өчен квалификация күтәрү курсларын алып бара.

Бүген Кәүсәрия Гаянова газета укучылар белән хәзерге мәктәптә китапханәче роле турында фикерләре белән уртаклаша.

-Дөнья өченче мең еллыкка аяк басты. Кеше роботлар һәм Интернет, клоннар һәм фантастик технологияләр эпохасында үз ролен һәм урынын аңларга тиеш. Яңа гасырда да барысының яңа, киләчәк кешесенә бәйле буласына төшенергә! Киләчәк кешесенә, димәк, минем бүгенге укучыма. Мин иртәгә бөек галим, гениаль шагыйрь, яхшы һәм яратучы ана, бәхетле һәм ышанычлы ата булачак балалар өчен җаваплы булуымны аңлыйм. Аларның Кеше булып формалашуы өчен җаваплылык миңа да төшә. Мин җавап табарга тырышкан сораулар да шуннан барлыкка килә. Минем укучыларым "югалган буын" булмасын өчен нишләргә? Безнең тынгысыз дөньяда мәктәпне әхлаклылык, ярату һәм әдәплелек утравы итәргә мөмкинме? Баланы тупаслык, оятсызлык һәм икейөзлелектән ничек сакларга? Ничек итеп аңа үзен шәхес итеп тою мөмкинлеге бирергә?

Үз үрнәгең беләнме? Мөгаен, шулайдыр. Әмма иң камил, идеаль үрнәк тә эзләнүчән, үсеп килүче кешегә басым ясарга, аңа җитәкчелек итәргә тиеш түгел.

Жан Поль кайчандыр болай дип язган: "Сәясәтнең иң яхшы кагыйдәсе - артыгы белән идарә итмәү, диләр. Бу кагыйдә тәрбия өлкәсенә дә туры килә". Бу сүзләрнең укытуга карата да дөрес булуына ышанам. Үземнең педагогик эшчәнлегем башыннан ук (башта интуиция ярдәмендә, аннан соң аңлы төстә) укучылар белән мөнәсәбәтләремне хезмәттәшлек нигезендә төзергә тырыштым.

Китапханәчеләр - үзенчәлекле кешеләр. Без башка кешеләрдән үзебезгә бик зур җаваплылык алуыбыз белән аерылып торабыз. Әгәр балаларны нәрсәгә дә булса өйрәтә, аларда фәннәргә карата кызыксыну уята, үзләренең нигә сәләтле булуын күрсәтә алабыз икән, моннан зур канәгатьләнү алабыз.

Әмма минем өчен иң зур шатлык, мөгаен, мин укыткан балаларның яхшы кешеләр булып үсүен, аларның һәркайсының тормышта үз урынын табуын, Кеше булуын күрүдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев