Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш балалар йорты – республика яшьтәше

Рузалия Вәлиуллина, Лаеш балалар йорты директоры 2015 елда балалар йортына 95 яшь тула. Бу вакыт эчендә аның стеналарыннан өч меңгә якын кеше чыккан. Лаеш балалар йорты 1920 елда оештырыла. Аның беренче директоры Варвара Тимофеевна була. Кызганычка каршы, архивларда аның фамилиясе аталмый. Төрле елларда әле җаваплы вазыйфада Мария Никитична Блинова, Татьяна...

Рузалия Вәлиуллина, Лаеш балалар йорты директоры

2015 елда балалар йортына 95 яшь тула. Бу вакыт эчендә аның стеналарыннан өч меңгә якын кеше чыккан.

Лаеш балалар йорты 1920 елда оештырыла. Аның беренче директоры Варвара Тимофеевна була. Кызганычка каршы, архивларда аның фамилиясе аталмый. Төрле елларда әле җаваплы вазыйфада Мария Никитична Блинова, Татьяна Семеновна Канаева, Муратов һәм башкалар эшли. Авыр сугыш елларында директор Полина Феоктистовна Сапожникова була. 1944 елдан балалар йортын Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Сергей Иванович Воронин җитәкли. 1955 елдан коллектив белән мәгариф отличнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Алексей Андреевич Ильин, 1972 елдан 1994 елга кадәр Виктор Васильевич Беспалов җитәкчелек итә. Әлеге кыю кешеләр җитәкчелегендә балалар йортының төп матди базасы булдырыла: барлык ярдәмче корылмалар белән төп бина, ярдәмче хуҗалык, "Чайка" хезмәт һәм ял лагере.

Монда төрле елларда күп кенә искиткеч педагоглар эшли. Пелагея Сергеевна Моисеева, Тамара Николаевна Балянова, Александра Никифоровна Зеленова, Александра Андреевна Васильева һәм башкалар балалар язмышында үзләренең яхшы эзен калдыра. Александра Николаевна Шастинаның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер язма. Мәктәп тәмамлагач унсигез яшьлек кыз сугышка китә. 1945 елда кире кайтканнан соң пенсиягә чыкканчыга кадәр гомерен ул ятим балалар тәрбияләүгә багышлый. Сугыштан соңгы чорда эшләү аеруча кыен була. Александра Николаевна хатирәләре буенча, ул елларда дәресләр үткәрү өчен биналар да, уен бүлмәләре дә булмый. Коридорда укыйлар. Дәреслекләр җитмәгәнлектән ул аларны үзе укый һәм балаларга эчтәлеген сөйли. Ә тәнәфестә балалар басуга черек бәрәңге җыярга йөгерәләр, аларны кирпечтә пешерәләр. Сугышта булган кызның истәлекләрен балалар тып-тын калып тыңлыйлар: Польшаның Люблин шәһәрендәге үлем лагере турында да, Одердагы Франкфуртта онытылмаслык Җиңү көне турында да.

Вакытлар узу белән балалар йортында тормыш җайлана, туклану яхшыра, кием-салым табу да җиңеләя. Әмма балалар йортында эшләү бүгенге көндә дә җиңел түгел. Моны чын профессионаллар, зур йөрәкле кешеләр генә булдыра ала.

Юбилей датасы - үзләрен ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм булган балаларны тәрбияләүгә багышлаган кешеләр адресына җылы сүзләр әйтү өчен бик яхшы сәбәп. Без лаеклы ялда булып та, туган коллективларын онытмаучы һәм еш кына безгә кунакка килүче ветераннарыбызны хөрмәт итәбез. Бу Т.И.Рогожина, Л.А.Шкудова, Е.С.Сверчкова, М.А.Бурмистрова, М.П.Зайцева, Л.А.Борисова, Р.Х.Сөнгатуллина, М.А.Ибәтуллина, М.А.Кутергина, Н.И.Ситдыйкова, С.Б.Пермяков, Л.В.Мифтахова, Л.И.Игнатьева, Т.П.Марьина.

Н.Н.Закирова, С.В.Сергеева, Т.П.Лукоянова, Н.А.Чучканова, Л.Н.Тифорова, Н.В.Новоспасская, Т.И.Рогожина, В.В.Данилова, Р.И.Захарова, Н.З.Гәрәева, Ф.Х.Хәсәнова лаеклы төстә балалар йорты коллективының абруен казанган.

Бездә тәрбияләнеп чыкканнар арасында укытучылар, табиблар, төзүчеләр, инженерлар, хәрбиләр, спортчылар, эшмәкәрләр һәм башка һөнәр ияләре күп. 70 нче еллар чыгарылышларының иң билгелесе - Александр Печёнкин. Ул музыка училищесын, Мәскәү консерваториясен тәмамлый, берничә һөнәр үзләштерә. Хәзер Александр Мәскәүдә яши, лекцияләр укый, иконалар һәм картиналар яза. Дини-фәлсәфи темаларга 90 га якын китап чыгарган. Тагын бер шәхес - Татьяна Репейкина, танылган спортчы - футбол буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы капкачысы. Хәзер тренерлык эше белән шөгыльләнә. Без үзебезнең профессиональ хәрбиләребез Сергей Дюгуров, Андрей Бородаев, Валерий Львов, уңышлы эшмәкәр һәм юрист Гомәр Насыйбуллин, инженер-геодизист Рөстәм Кайдриков, музыкант Андрей Кадеев, педагоглар Наталья һәм Андрей Чучкановлар, Лаеш үзәк район хастаханәсе шәфкать туташы Гөлнара Фәтхетдинова уңышлары белән горурланабыз. Марина Гайнетдинова КПУ тәмамлаганнан соң туган балалар йортында физкультура буенча инструктор булып хезмәт куя. Һәм, бәхеткә каршы, бу исемлекне алга таба да дәвам итәргә була. Безнең тәрбияләнүчеләребез һәрчак йортыбызда көтеп алынган кунак.

Балалар йортына аның Попечительләр советы рәисе, район башлыгы Михаил Афанасьев даими ярдәм итә. "ТАИФ", "Ак Барс" холдинг компаниясе" матди базаны үстерү һәм ныгытуга шактый өлеш кертә. Безнең даими шефларыбыз: Россия ФСБның ТР идарәсе, ТР Арбитраж суды, Россия ФСХның ТР идарәсе хезмәткәрләре, шулай ук "Казгорсвет" МУП, "Байлык №3" ЧҖҖ, "Базис-Металл+" ЧҖҖ, "Астрапринт", Казан шәһәре Авиатөзелеш районы суды рәисе Раил Шәйдуллин, Оксана Кочетова һәм башка күпләр балалар йортына һәрчак ярдәм итә.

Әлеге истәлекле дата безнең коллектив тарихына гына түгел, барлык район елъязмасына лаеклы төстә кереп калыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Детский дом