Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш балалары өчен яңа ел бүләге

Җиңү һәм Горький урамындагы паркларда балалар мәйданчыклары урнаштырыла Лаешыбызның яхшыруын һәм матурлануын күрү шатландыра. Урамнарны төзекләндерү, яңа парклар һәм скверлар төзү һәм булганнарын ремонтлау анда яшәүчеләрдә һәм кунакка килүчеләрдә шәһәр турында яхшы тәэсирләр калдыра. Яшь лаешлылар Яңа елга тагын ике искиткеч бүләк алачак. Горький урамындагы паркта һәм Җиңү паркында яңа...

Җиңү һәм Горький урамындагы паркларда балалар мәйданчыклары урнаштырыла

Лаешыбызның яхшыруын һәм матурлануын күрү шатландыра. Урамнарны төзекләндерү, яңа парклар һәм скверлар төзү һәм булганнарын ремонтлау анда яшәүчеләрдә һәм кунакка килүчеләрдә шәһәр турында яхшы тәэсирләр калдыра.

Яшь лаешлылар Яңа елга тагын ике искиткеч бүләк алачак. Горький урамындагы паркта һәм Җиңү паркында яңа балалар мәйданчыклары урнаштыру тулы көчкә бара. Ачык төстәге таучыклар, таганнар, комлыклар һәм баскычлар үтеп йөрүчеләрнең күзен куандыра.

Балалар шәһәрчекләре ясау "Елның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе" республика конкурсында җиңү өчен алынган грантлар аркасында мөмкин булды.

Лаешның ике территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТОС) үз төркемнәрендә Татарстан шәһәрләре һәм авыл җирлекләренең 55 ТОСы белән ярышты. Конкурста катнашучылар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге сигез категория буенча бәяләнде. Алар арасында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру, массакүләм-мәдәни эш бар.

Лаешның "2нче микрорайон" ТОСы Восстание урамыннан Горький урамына кадәр шәһәрнең үзәк өлешен үз эченә ала. Аны Лаеш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советының массакүләм-мәдәни эш буенча комиссиясе рәисе Вера Баннова җитәкли. Лаешның Горький урамыннан көнчыгыштагы бар территориясе "3 нче микрорайон" ТОСына карый. Аңа "Россия пенсионерлар берлеге" иҗтимагый оешмасының Лаеш районы беренчел ячейкасы рәисе Лидия Грабалина җитәкчелек итә.

Ике иҗтимагый оешма да Лаеш шәһәренең җирле әһәмияттәге мәсьәләләре буенча кешеләр инициативаларын мөстәкыйль тормышка ашыру максатыннан 2013 елның ноябрендә булдыра. Алар гамәлдә булган ике ел эчендә гражданнарга җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү һәм аларга опека һәм попечительлек мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтү буенча гаять зур эш башкарылды. Экология мәгълүматлары таратылды һәм уку йортларында укырга тиеш балаларны персональ исәпкә алу үткәрелде. Янгын куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм кешеләрне алардан яклау өлкәсендә белемнәр пропагандаланды. Башка юнәлешләр буенча да күп эш башкарылды.

Боларның барысын да республика конкурсында жюри лаеклы бәяләде һәм Лаеш шәһәренең иҗтимагый оешмалары республиканың Менделеевск, Зәй, Мамадыш, Тәтеш һәм Азнакай кебек шәһәрләре ТОСлары белән беренче урынны бүлештеләр. Лаеш ТОСлары һәркайсы 600 мең сумнан күбрәк грант алды.

Бүләк акчаларын тоту турында фикер алышу нәтиҗәләре буенча, аларны ТОС территорияләрендә паркларда махсус җиһазландырылган балалар мәйданчыклары булдыруга юнәлтергә карар кылына. Лаешның бәләкәй кешеләре өчен тагын ике мәйданчык ясау шәһәрдә яшәүчеләрдә уңай яңа ел кәефен көчәйтә. Мондый мәйданчыклар балаларны һәм әти-әниләрне берләштерүче үзәккә әйләнер. Хәзер иң мөһиме - әлеге матур шәһәрчекләрдә балалар бәхете һәм шатлыгы атмосферасын озакка саклау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево детские площадки