Лаеш буйлап спортчылар узышты
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасында район мәктәпләреннән 20 команда һәм техникум студентлары катнашты. Быел йөгерүчеләр дүрт яшь төркеменә бүленде. Урта мәктәпләр төркемендә гомумкоманда исәптә Лаешның 2 нче мәктәбе беренче, Столбище укучылары икенче, нармонкалылар өченче булды. Төп белем бирү мәктәпләре арасында Лаешның 3 нче мәктәбенә тиңнәр...
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасында район мәктәпләреннән 20 команда һәм техникум студентлары катнашты.
Быел йөгерүчеләр дүрт яшь төркеменә бүленде. Урта мәктәпләр төркемендә гомумкоманда исәптә Лаешның 2 нче мәктәбе беренче, Столбище укучылары икенче, нармонкалылар өченче булды. Төп белем бирү мәктәпләре арасында Лаешның 3 нче мәктәбенә тиңнәр булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев