Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш егетләрен Кораллы Көчләр сафларына озаттылар

Район мәдәният йортында Призывник көне дәртле "Прощание славянки" маршы астында башланды. Залда булачак сугышчылар, аларның әти-әниләре, дуслары, җирле хакимият, хәрби комиссариат вәкилләре. Тантаналы мизгел - Россия һәм Татарстанның дәүләт байракларын кертү - шунда ук барысын да җитдиләндерде. Һәр чыгышта быелгы чакырылышның үзенчәлекле булуы билгеләнде - ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгы...

Район мәдәният йортында Призывник көне дәртле "Прощание славянки" маршы астында башланды. Залда булачак сугышчылар, аларның әти-әниләре, дуслары, җирле хакимият, хәрби комиссариат вәкилләре. Тантаналы мизгел - Россия һәм Татарстанның дәүләт байракларын кертү - шунда ук барысын да җитдиләндерде. Һәр чыгышта быелгы чакырылышның үзенчәлекле булуы билгеләнде - ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгесе астында үтә.

Хәерле юл теләп Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев чыгыш ясады:

-Кадерле призывниклар, сез тиздән хәрби ант кабул итәчәксез, Ватан сагына басачаксыз. Сезнең алда җаваплы бурычлар тора: уку, хәрби техника үзләштерү.

Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән башкарма комитет җитәкчесе егетләргә лаеклы хезмәт итүләрен теләде һәм хәрби комиссар, подполковник Александр Афанасьев белән бергә булачак солдатларга истәлекле бүләкләр - кул сәгатьләре тапшырды.

Озак еллар узгач та бүләкләре эзләп тапкан элекке хәрби хезмәткәрләрне зал көчле алкышлар белән каршылады. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгына юбилей медале өлкән сапер, ефрейтор Юрий Низамовка 50 елдан соң килеп җиткән! Ә лаешлы, БТР йөртүчесе Олег Катановка Абхазиядә бандитлар берләшмәләре белән көрәш вакытында фидакарьлеге һәм кыюлыгы өчен II дәрәҗә "Хәрби батырлык өчен" медале батырлыгыннан соң 14 ел узгач тапшырылды.

Призывникларны котларга легендар кеше, Бөек Ватан сугышы ветераны, герой-десантник Павел Клетнев килде. Ул 90 яшенә карамастан Җиңү юбилее һәм ВДВның 85 еллыгы хөрмәтенә ике тапкыр парашют белән сикергән. Сүз уңаеннан, 12 ноябрь көнне, аның туган көнендә сәгать 9да "Россия-1" каналыннан безнең героик якташыбыз турында телефильм карарга мөмкин. Булачак сугышчыларга мөрәҗәгать итеп, Павел Кузьмич аларга яхшы хезмәт итүләрен, бар дөньяда тынычлык хөкем сөрсен өчен гомерләрен биргән бабаларына лаеклы булуларын теләде.

Лаеш районы дин башлыгы иерей Федор атакай һәм ветераннарның район советы рәисе Рашат Булатов егетләргә аталарча яхшы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Монда җыелганнарны призывник әнисе Наталья Кореева чыгышы һәм булачак сугышчы Владислав Кореевның җавап сүзе бик дулкынландырды. Ул барлык армиягә чакырылучылар исеменнән сүз бирде:

-Лаеклы хезмәт итәрбез. Иң яхшы дуслар - армия дуслары. Безгә хат языгыз. Безне көтегез!

Призывник көнендә җырчылар, биючеләр, музыкантлар катнашында искиткеч концерт куйган лаешлы артистлар адресына да алкышлар бер генә тапкыр яңгырамады. Алар әлеге көнне истә калырлык һәм чын мәгънәсендә бәйрәмчә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район призыв