Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш җире Кырмыскалар бердәмлеген кабул итте

Безнең районга слетка "Муравейное братство" төбәкара иҗтимагый хәрәкәт әгъзалары - 14 шәһәр вәкилләре килде. Нармонка территориясендә урнашкан "Сталкер" лагере аларның җыелу урыны булды. Видеосюжетны газета сайтыннан карагыз Исегезгә төшерәбез, "Муравейное братство" иҗтимагый хәрәкәтенең идея үзәге - Ясная Поляна. Монда урыннарда эшне оештыручы үзәк совет урнашкан. Хәрәкәт балаларда кешегә һәм табигатькә...

Безнең районга слетка "Муравейное братство" төбәкара иҗтимагый хәрәкәт әгъзалары - 14 шәһәр вәкилләре килде. Нармонка территориясендә урнашкан "Сталкер" лагере аларның җыелу урыны булды.

Видеосюжетны газета сайтыннан карагыз

Исегезгә төшерәбез, "Муравейное братство" иҗтимагый хәрәкәтенең идея үзәге - Ясная Поляна. Монда урыннарда эшне оештыручы үзәк совет урнашкан. Хәрәкәт балаларда кешегә һәм табигатькә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыра, аларны рухи яктан үстерә.

Татарстанда әлегә бу хәрәкәт аз үсеш алган. Кырмыскалар бердәмлеге координаторларының ел саен үткәрелүче слетка Лаеш районына килергә карар кылуы шуның белән әһәмиятле дә. Әлеге иҗтимагый хәрәкәт әгъзалары һәрвакыт Ясная Полянада җыелалар иде. Быел әлеге гадәт бозылды.

-Бүген бездә Уфадан, Әстерхан, Ясная Поляна, Екатеринбургтан кунаклар бар. Узган ел безнең балалар Александра Серова җитәкчелегендә Ясная Полянада булдылар, анда аларны тантаналы төстә Кырмыскалар бердәмлегенә кабул иттеләр. Ул чакта күпләр өчен ерак Татарстанда кайчандыр кечкенә Лев Толстой ял иткән урын барлыгы ачыш булды. Без Пановодагы кәшәнә белән янәшә истәлек билгесе урнаштырырга һәм киләчәк буыннар өчен капсула салып калдырырга телибез. Ул хат 2028 елда - Лев Толстойның 200 еллыгында ачылачак, - диде балалар хәрәкәте көрәштәше Владимир Чуприн. - Район җитәкчелегенең яшьләр белән эшләүнең мөһимлеген аңлавын, безне һәрчак хуплавын билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, бүгенге очрашу район башлыгы Михаил Афанасьев ярдәмендә оештырылды.

Балаларны Лаеш районы мәгариф идарәсе начальнигы Анатолий Новиков сәламләде. Слетта катнашучыларны элекке авыл советы рәисе Геннадий Ожмеков һәм өстәмә белем бирү педагогы Александра Серова котлады. Алар патриотларның зур төркеменнән - шулар аркасында зур булмаган Паново авылы республикадан читтә дә киң танылды Энтузиастлар игелекле эшкә битараф булмаган балаларны җәлеп иттеләр һәм бу атнада Татарстанның Кырмыскалар бердәмлеге яңа әгъзалар белән тулыланды. Ясная Поляна делегациясе кайчандыр бөек язучы су эчкән чишмә суы алып килгән. Аны Пановоның кое суы белән куштылар. Слетның һәр катнашучысы әлеге су белән юынды. Аннан соң, гадәтне үтәп, делегацияләр яшел таякка үз теләкләрен ябыштырды. Кырмыскалар бердәмлегенә яңа кабул ителгәннәргә бердәмлек логотибы белән футболкалар һәм бейсболкалар тараттылар.

Слет программасында - тарихи урыннарга бару, кызыклы кешеләр белән очрашулар, уеннар, тәҗрибә уртаклашу һәм аралашу. Инде беренче көнне ук балалар бик зур уңай тәэсир алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево муравейное братство лаеш