Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш җире тыныч, имин һәм мул яшәсен

24 сентябрь иртәсе. Кояш әле чыкты гына, ә мәчетләр инде кешеләр белән тулды. Район мөселманнары Корбан бәйрәменең беренче көнендә вәгазьләр тыңлау, Аллаһыдан тынычлык, иминлек һәм муллык турында сорау өчен гает намазына җыелдылар. "Мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтте" видеосюжетын газета сайтыннан карагыз Ислам динендәгеләр иң хөрмәтләнә торган бәйрәмнәрнең берсен кайда гына...

24 сентябрь иртәсе. Кояш әле чыкты гына, ә мәчетләр инде кешеләр белән тулды. Район мөселманнары Корбан бәйрәменең беренче көнендә вәгазьләр тыңлау, Аллаһыдан тынычлык, иминлек һәм муллык турында сорау өчен гает намазына җыелдылар.

"Мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтте" видеосюжетын газета сайтыннан карагыз

Ислам динендәгеләр иң хөрмәтләнә торган бәйрәмнәрнең берсен кайда гына яшәсәләр дә, ул көнне кайда гына булсалар да билгеләп үтәләр. Төрле милләт кешеләре һәм социаль чыгышлары төрле булган кешеләр корбан бәйрәменә алдан ук әзерләнделәр: йорт-җирләрен җыештырдылар, корбанга сарыклар сатып алдылар. Ә иртән юынып-чистарынып, чиста киемнәр киеп гает намазына килделәр.

Лаеш

Мәчет кеше белән тулган. Төп залда урын җитмәгән кешеләр бинаның башка бүлмәләрендә урнаштылар.

-Безнең гаиләдә бу бәйрәмне һәрчак билгеләп үтәләр, - ди килүчеләрнең берсе. - Без инде сарык сатып алдык, пылау пешерәчәкбез, туганнарны һәм дусларны чакырдык.

Әңгәмәгә башкалар да кушыла:

-Мин дингә бик үк ышанмыйм, әмма бүген мәчеткә килдем. Үз гаиләмдә иминлек булсын өчен дога кылачакмын. Никтер хатыным белән араларыбыз җайлы түгел.

-Корбан бәйрәме - тынычлык һәм игелек бәйрәме. Шәригать таләп иткәнчә, корбанны өч өлешкә бүләбез: берсен мохтаҗларга, икенчесен туганнарга таратабыз. Өченчесен үзебезгә калдырабыз. Үзеңне дә онытырга ярамый. Югыйсә башкаларга юлны яктыртып үзе янып беткән шәм кебек килеп чыгачак.

Сокуры

"Юлчы" мәчете бер елдан бераз элегрәк төзелде. Федераль трассада урнашканлыктан, ул язмыш кушуы белән туган йортыннан читтә булган мөселманнарны үзенә тартып торучы үзәккә әверелде. Ә Корбан бәйрәмендә әлеге мәчеткә килергә Ходай үзе кушкан.

Мәчет янында урнашкан корбан чалу комплексы территориясендә бу көннәрдә кешеләр аеруча күп. Быел корбанга 930 сарык сатып алганнар. Комплекс территориясендә үк өстәлләр урнаштырганнар, бар кешене пылау һәм шулпа белән сыйладылар.

-Көнгә дүртәр казан китә,-ди комплексны оештыручыларның берсе Марсель Кәримуллин. - Килүчеләр күп. Гаиләләре белән дә киләләр, шул исәптән ире һәм хатыны төрле милләттән булган катнаш гаиләләр дә. Безнең республика күпмилләтле, шуңа күрә моңа аптырыйсы юк. Монда кызыксынып кергән машина йөртүчеләр дә аз түгел - чөнки янәшәдә трасса, Россиянең башка төбәкләреннән машиналар күп йөри.

Бәйрәмгә килүчеләр фикере буенча, Сокурыда Корбан бәйрәме соңгы ике елда бер баскычка югарырак дәрәҗәдә үтә. Моңа корбан чалу цехы булу да бер сәбәп булып тора. Анда 40 кеше эшли. Монда бар җирдә тәртип, юллар асфальтланган, салкын һәм кайнар су бар.

-Быел бәйрәм аеруча шатлыклы, һава торышы, кояшлы көн дә бәйрәм рухы өсти, - дип әңгәмәне дәвам итте Марсель Сабирҗан улы һәм өстәде:

-Лаеш җирендә тынычлык, иминлек һәм муллык хөкем сөрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево