Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш киңлекләрендә салкын бизәкләр

Үз кулларыбыз белән могҗиза тудырабыз - лаешлылар болай дип кыю төстә әйтә алалар. Шәһәр һәм районыбызның торак пунктларында нинди матурлык. Әйтерсең, яңа ел әкиятенә эләгәсең. Аны яңа елга иң яхшы бизәлеш конкурсында катнашучылар - Лаеш районының барлык предприятиеләре һәм учреждениеләре вәкилләре булдырды. Раштуа алдыннан Лаешта һәм авыл җирлекләрендә булган абруйлы...

Үз кулларыбыз белән могҗиза тудырабыз - лаешлылар болай дип кыю төстә әйтә алалар. Шәһәр һәм районыбызның торак пунктларында нинди матурлык. Әйтерсең, яңа ел әкиятенә эләгәсең. Аны яңа елга иң яхшы бизәлеш конкурсында катнашучылар - Лаеш районының барлык предприятиеләре һәм учреждениеләре вәкилләре булдырды.

Раштуа алдыннан Лаешта һәм авыл җирлекләрендә булган абруйлы комиссия әгъзалары моңа инана алды. Аның составында - Татарстан Президенты Аппараты, республиканың Иҗтимагый палатасы, мәдәният министрлыгы вәкилләре. Район башлыгы Михаил Афанасьев, башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев һәм башка җаваплы затлар югары кунакларга Олы Кабан, Урта Девятово, Лаеш буенча экскурсия үткәрделәр.

Бар җирдә Яңа ел билгеләре: боз шәһәрчекләре, купшы чыршылар, матур кар фигуралары, биек таулар һәм шугалаклар. Ә иң мөһиме, кар явып торуга карамастан, һәркайда кешеләр күп иде, халык күңел ачулары һәм балалар белән өлкәннәр өчен бәйрәмнәр үтте.

-Җирле талантларның бетмәс-төкәнмәс фантазиясенә сөенергә генә кала, - дип тәэсирләре белән уртаклаша комиссия әгъзасы, ТР мәдәният министрлыгының республика традицион мәдәният үзәгенең бүлек мөдире Рита Дедюлева.

Республика Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Валентин Паймухин Лаеш осталары сәнгатен югары бәяләде.

-Барысы да иң югары дәрәҗәдә оештырылган. Мондый гаять зур кар фигураларын күптән күргән юк иде, - диде Валентин Борисович Лаешка керү юлында урнаштырылган ел символы турында.

Сүз уңаеннан, комиссия әгъзалары безнең истәлекле урыннарда истәлеккә фотога төшәргә ашыктылар. Урта Девятово чишмәсендәге һәм Лаешның төп чыршысындагы искиткеч раштуа бәйрәмнәре барысына да ошады.

Шесть КАМАЗов снега ушло на снежную фигуру Петуха

-Күп хезмәт куелды һәм кешеләрне шатландыру теләге зур булды, - дип сөйли комиссия әгъзаларына Урта Девятоводан авыл жирлеге башлыгы Ольга Чумарова. - Мондый әкиятне тудырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Карагыз, кешеләр ничек шатлана!

Ә тирә-якта җырладылар һәм биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бала-чага төрле төстәге биек таудан шуып уйнады. Бенгаль утлары балкыды. Балалар һәм өлкәннәрнең күзләре шатлыктан ялтырады.

Яңа ел һәр өйгә бәхет алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район