Лаеш пенсионерлары ял көннәрен ничек үткәрә
Теннис белән шөгыльләнү популярлаша бара. Лаеш техник-икътисад техникумының спорт залында Лаеш һәм якын-тирә поселоклар пенсионерлары өчен теннис секциясе оештырылган. Аны районда билгеле мастер Маргарита Худайдатова алып бара. "Яхшы разминка", "Эмоциональ көч алам", "Спортзалда дусларым белән очрашам" - өченче яшь вәкилләре үзләренең спортның бу төре белән мавыгуын шулай аңлата. Сүз уңаеннан,...
Теннис белән шөгыльләнү популярлаша бара.
Лаеш техник-икътисад техникумының спорт залында Лаеш һәм якын-тирә поселоклар пенсионерлары өчен теннис секциясе оештырылган. Аны районда билгеле мастер Маргарита Худайдатова алып бара.
"Яхшы разминка", "Эмоциональ көч алам", "Спортзалда дусларым белән очрашам" - өченче яшь вәкилләре үзләренең спортның бу төре белән мавыгуын шулай аңлата.
Сүз уңаеннан, тренировкага якындагы шимбәдә 13 сәгатьтә килергә була. Керү ирекле. Бердәнбер таләп - алмаш спорт аяк киеме булырга тиеш.
Тулырак мәгълүмат газета сайтының "Спорт" рубрикасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев