Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы балаларының каникулларда күңелсезләнер вакыты юк

Ташкирмән мәктәбенең беренче сыйныф укытучысы Альмира Габидуллина үз тәрбияләнүчеләрен "Көз бәйрәме"нә чакырды. Көз - искиткеч вакыт. Елның бу фасылы күпме яхшы нәрсә алып килде: гөмбәләр, яшелчәләр, яфраклар коелу, яңгыр, кояш, беренче кар. Бәйрәмгә укучылар табигый материаллардан ясалган эшләнмәләрен алып килделәр һәм һәркайсы горурлык белән үз шедевры турында сөйләде. Аннан соң...

Ташкирмән мәктәбенең беренче сыйныф укытучысы Альмира Габидуллина үз тәрбияләнүчеләрен "Көз бәйрәме"нә чакырды.

Көз - искиткеч вакыт. Елның бу фасылы күпме яхшы нәрсә алып килде: гөмбәләр, яшелчәләр, яфраклар коелу, яңгыр, кояш, беренче кар. Бәйрәмгә укучылар табигый материаллардан ясалган эшләнмәләрен алып килделәр һәм һәркайсы горурлык белән үз шедевры турында сөйләде.

Аннан соң балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, шаярыштылар, гадәти булмаган биремнәр үтәделәр. Алар көз турында табышмакларга җавап бирде һәм гөмбәләр турында шигырьләр сөйләдедәр.

Укучылар "Яшелчә һәм җиләк-җимешләр җый" һәм "Гөмбә җый" уеннарында актив катнашты. Балалар бер-берсе белән табигать байлыкларын кемнең яхшырак белүе буенча ярыштылар.

Канәгать һәм бәхетле сабыйлар тәэсирләре белән уртаклашыр өчен өйләренә ашыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев