Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы – үсешнең яңа офыклары

Икътисад үсеше, социаль бурычларны үтәү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту - узган ел әлеге юнәлешләр элеккечә район җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең игътибар үзәгендә булды. 2015 ел йомгаклары буенча Лаеш районының шәһәр һәм авыл халкы яшәгән муниципаль районнарның социаль-икътисади үсеше рейтингында беренче урында булуын, ә республика буенча гомуми рейтингта Казан, Әлмәт...

Икътисад үсеше, социаль бурычларны үтәү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту - узган ел әлеге юнәлешләр элеккечә район җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең игътибар үзәгендә булды.

2015 ел йомгаклары буенча Лаеш районының шәһәр һәм авыл халкы яшәгән муниципаль районнарның социаль-икътисади үсеше рейтингында беренче урында булуын, ә республика буенча гомуми рейтингта Казан, Әлмәт һәм Түбән Кама кебек эре муниципалитетлар белән бергә алдынгы позицияләрне саклап калуын искә төшерү артык булмас.

Лаеш районы динамик төстә үсә. Узган елда яңа предприятиеләр һәм сәнәгать мәйданчыклары барлыкка килде.

-"Казан" халыкара аэропорты территориясендә булачак KAZAN EXPO-WorldSkiIIs Arena күргәзмә үзәге төзелеше башланган. Ул һөнәри осталык буенча 2019 елгы дөнья чемпионаты ярышларының төп мәйданчыгы булачак.

-1,8 миллиард сум инвестицияләр күләме булган һәм 800 гә якын яңа эш урыны оештырачак "Россия почтасы"ның сортлаучы логистик үзәген төзү бара.

-"Смарт Сити Казан" технополисы территориясендә Идел буе федераль округы Росреестрының үзәкләштерелгән архивы урнашачак.

-Узган елның гыйнварында "ИНВЭНТ" технополисында химик технологияләр өлкәсендә төбәк инжиринг үзәге ачылды. Ул яңа технологияләр эшләү, нефтехимия предприятиеләре, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен компаундлар һәм полимерлар җитештерү буенча уникаль үзәк.

-Августта Усадыда РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашында "Нәфис-Биопродукт" май экстрактлау заводының өченче чираты эшләтеп җибәрелде. Яңа куәтләр кертү нәтиҗәсендә "Нәфис" компанияләр төркеме елга 1 миллион тоннага кадәр орлык эшкәртә алачак. "Нәфис-Биопродукт"ка яңа куәт кертү - импортны алыштыру программасын төгәл үтәү ул.

-2015 елның октябрендә логистик үзәге булган соклар җитештерү буенча завод төзелешенең инвестиция проектын гамәлгә ашыра башлауга багышланган тантана булды. Проектның инвесторы Benkons Group азәрбайҗан компаниясе. Әлеге проектка инвестицияләр күләме 4 миллиард сумнан артыграк тәшкил итәр дип планлаштырыла. Булачак завод һәм логистик үзәк персоналы 250 кеше булыр дип фаразлана.

-"Ин парк Казан" шәхси индустриаль парк төзелеше дәвам итә.

-Яңадан формалаштырылучы "Хәерби" сәнәгать мәйданында төп резидент "ФабрикАрт" офис-сәүдә мебельләре җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Шунда ук "Татгриб" компаниясе гөмбә продукциясе үстерә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район развитие