Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы: үзгәрешләр территориясе

Игелек һәм хөрмәт ункөнлегендә район администрациясе хезмәт ветераннары очрашуында район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина безне соңгы биш ел нәтиҗәләре буенча төзелеш, социаль-мәдәни объектлар һәм сәнәгать мәйданчыкларын капиталь ремонтлау буенча президент программаларын гамәлгә ашыру йомгаклары белән таныштырды. Күп нәрсә безгә массакүләм мәгълүмат чаралары аша билгеле иде, әлбәттә. Әмма әлеге барлык үзгәрешләрне...

Игелек һәм хөрмәт ункөнлегендә район администрациясе хезмәт ветераннары очрашуында район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина безне соңгы биш ел нәтиҗәләре буенча төзелеш, социаль-мәдәни объектлар һәм сәнәгать мәйданчыкларын капиталь ремонтлау буенча президент программаларын гамәлгә ашыру йомгаклары белән таныштырды. Күп нәрсә безгә массакүләм мәгълүмат чаралары аша билгеле иде, әлбәттә. Әмма әлеге барлык үзгәрешләрне үз күзебез белән күрәсе килде. Илгизә Тимершина район буенча экскурсия үткәрергә тәкъдим итте.

Һәм менә беренче авыл - Державино. Узган еллар эчендә ул танымаслык булып үзгәрде. Яңа мәдәният йорты күтәрелде, алты авыл җирлеге өчен модульле ветеринария пункты һәм төзекләндерелгән торак йортлар төзелде. Асфальт юллар салынды, каты көнкүреш калдыклары өчен бункерлар урнаштырылды.

Маршрут буенча алда - Пәрәү. Авылда халык хезмәт сөючән, шуңа күрә кешеләр мул яши: бу төзекләндерелгән торак йортлардан һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан күренеп тора. Пәрәүдә без яңа төзелгән авыл мәдәният йорты, ике автомашина өчен янгынга каршы депо һәм фельдшерлык-акушерлык пунктын күрдек.

Аннан соң безне Каипы буенча экскурсия көтә иде. Һәм без яңадан каралган поселокны күрдек: капиталь ремонтланган мәктәп, янгынга каршы депо, спорт мәйданчыгы һәм хоккей тартмасы, җирле эшмәкәр Илфар Зарипов тарафыннан төзелгән яңа мәчет. Әмма иң төп объект - матурланган күл буенда үсеп чыккан матур беседкалы заманча авыл мәдәният йорты. Шул ук мәйданчыкта "Дорхан" предприятиесе тарафыннан модуль бина төзелгән. Бу бинада почта һәм ФАП урнашкан.

Без барган көнне Ташкирмәндә капиталь ремонттан соң авыл клубы үз ишекләрен ачты. Ташкирмән һәм Макаровка кешеләре мондый әкияти матур мәдәният сараебыз булыр дип көтмәгәннәр.

Безнең район буенча экскурсиябез дәвам итә. Автобус тәрәзәсе артында - Рождествено җирлегенең заманча коттедж поселоклары. Без монда да тамырдан үзгәрешләр күрәбез: яңа искиткеч балалар бакчасы, капиталь ремонтланган мәктәп, заманча медицина җиһазлары булган яңартылган табиблык амбулаториясе. Бу авылда да яңа мәдәният йорты төзелә башлавы шатландыра.

Без Нармонкага, Габишево, Комлы Ковали, Столбище, Усады һәм Сокурыга кердек. Монда да шундый ук үзгәрешләр, ә бәлки әһәмиятлерәктер дә. Нармонкада авыл мәдәният йорты, полицейский йорты төзелгән, иске мәктәп бинасы балалар бакчасы итеп капиталь ремонтланган, юллар асфальтланган, тротуарлар төзекләндерелгән һәм башка күп нәрсә эшләнгән.

Ә Габишево зур булмаган шәһәрчеккә әверелгән. Күп кенә ветераннар, һәлак булган һәм вафат булган сугышта катнашучыларның тол хатыннары, яшь белгечләр монда төзекләндерелгән заманча квартирлар алдылар. Комлы Ковалида яңа балалар бакчасы, "Дружба" спорт-ял үзәге, спорт мәйданчыгы төзелгән, мәктәпкә капиталь ремонт ясалган, яңа сквер барлыкка килгән. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мәсәлән, "Рамаев" ЧҖҖ, Дорхан һәм башкалар уңышлы үсә. Ә "Император" рестораны нинди матур килеп чыккан!

Сокурыда безгә сәнәгать мәйданчыгы бик ошады, монда теләге булган һәркем үз эшен ача ала. Столбищеда һәм Усадыда соңгы елларда табиблык амбулаториясе, балалар бакчалары, башлангыч мәктәп һәм башкалар төзелгән. Барысын санап бетереп булмый.

Кайсы гына авыл җирлегенә кермик, һәркайда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина һәм ветеринария учреждениеләре, авыл мәдәният йортлары һәм төзекләндерелгән авыл урамнары күрдек. Барлык бу үзгәрешләр соңгы берничә ел эчендә булган. Моңа районыбыз җитәкчеләре һәм белгечләренең күпме көче, һөнәри осталыгы, тәҗрибәсе, белеме, вакыты һәм сәламәтлеге кергән.

Райондагы үзгәрешләр президент программалары, шулай ук район җитәкчелеге һәм аның башлыгы Михаил Афанасьевның уртак хезмәте нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Безнең өчен район буенча кызыклы экскурсия оештырган һәркемгә газета аша рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район преобразования