Лаеш районында буран вакытында җитди авария килеп чыккан
Көчле буран һәм күз күреме начарлану бар Татарстанда аварияләр саны артуга китерде. 5 гыйнварда 15.00 дән 16.00гә кадәр Оренбург трактында Олы Кабан белән Сокуры арасында берничә юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты. Автомобильләрнең бәрелешүенә нәрсә китергән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кем бозган булуын урында ачыклау мөмкин булмый - күп кар яву юлдагы эзләрне...
Көчле буран һәм күз күреме начарлану бар Татарстанда аварияләр саны артуга китерде.
5 гыйнварда 15.00 дән 16.00гә кадәр Оренбург трактында Олы Кабан белән Сокуры арасында берничә юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты. Автомобильләрнең бәрелешүенә нәрсә китергән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кем бозган булуын урында ачыклау мөмкин булмый - күп кар яву юлдагы эзләрне тиз күмә. Вакыйга урынына ЮХИДИ хезмәткәрләре, коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм килә. Авария урыныннан ике якка да километрдан озынракка бөкеләр сузыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев