Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында котыру авыруы белән көрәш бара

Лаеш районы ветеринария хезмәте ТРның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча район идарәсе белән берлектә "Рабивак-О/333" вакциналарын таратуга керештеләр. Әлеге чараның максаты - кыргый ерткыч хайваннарны - төлкеләрне, янут төсле этләрне, хуҗасыз этләрне вакцинацияләү. Кагыйдә буларак, нәкъ менә алар рабик инфекциянең төп чыганагы булып торалар. Вирус полимер контейнерларга тутырылган,...

Лаеш районы ветеринария хезмәте ТРның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча район идарәсе белән берлектә "Рабивак-О/333" вакциналарын таратуга керештеләр.

Әлеге чараның максаты - кыргый ерткыч хайваннарны - төлкеләрне, янут төсле этләрне, хуҗасыз этләрне вакцинацияләү. Кагыйдә буларак, нәкъ менә алар рабик инфекциянең төп чыганагы булып торалар.

Вирус полимер контейнерларга тутырылган, ә алар исә брикет-алдавычларга урнаштырылган.

Алдавыч сыер мае, балык оныннан ясалган. Вакциналау ике этапта - язын һәм көзен үткәреләчәк. Таратыр алдыннан бригадалар формалаштырылган, кыргый хайваннарның маршрутлары һәм туплана торган урыннары яки алар булырга мөмкин җирләр билгеләнгән.

Операциядә катнашучылар белән вакцинаның биологик үзлекләре, аны тарату тәртибе турында җентекле инструктаж үткәрелгән.

-2015 елда Лаеш районында хайваннарның котыру белән авыруының 10 очрагы теркәлде, - дип искә төшерә диагностика буенча начальник урынбасары Рәзинә Фаязова. - 2016 ел башыннан котыру белән авыру очраклары теркәлмәде.

Чара "Эфир" һәм "ТНВ" телерадиокомпанияләре тарафыннан яктыртылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined бешенство