Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында рәссам Александр Хуторов күргәзмәләре үтте.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Александр Георгиевич якташлары белән очрашу өчен туган якларына кайтты. Каипыда да, Лаешта да аның картиналары күргәзмәсенә мәктәп укучылары гына түгел, өлкәннәр дә килде. Аларның барысы да элек рәсем сәнгате белән кызыксынмаган, әмма Хуторов иҗаты күргәзмәгә килүчеләрне битараф калдырмады. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее фондларында аның картиналары,...

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Александр Георгиевич якташлары белән очрашу өчен туган якларына кайтты.

Каипыда да, Лаешта да аның картиналары күргәзмәсенә мәктәп укучылары гына түгел, өлкәннәр дә килде. Аларның барысы да элек рәсем сәнгате белән кызыксынмаган, әмма Хуторов иҗаты күргәзмәгә килүчеләрне битараф калдырмады. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее фондларында аның картиналары, график эшләре, фоторәсемнәре саклана.

Александр Георгиевич Каипы мәктәбенә үзенең 30 эшен бүләк итте. Авылда яшәүчеләр талантлы якташларын җылы каршыладылар: бүләкләр тапшырдылар һәм бәйрәм табыны әзерләделәр.

Хәтта 95 яшендә дә рәссам яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә һәм кече ватанына кайтуына шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев