Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында трихинеллез теркәлгән

Сокурыдан Пәрәүгә кадәр ау урыннары, урман, болыннар һәм басулар трихинеллез авыруы белән бәйле төстә куркыныч зона дип игълан ителгән. Хәвеф-хәтәр турында Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе белгечләре хәбәр итте. Анда тикшерү өчен Казан аучысы тарафыннан Лаеш районы "Радуга" ау хуҗалыгы" ЧҖҖ территориясендә атып алынган кабан дуңгызы ите китерелә. Тикшерелүче биологик материалларда...

Сокурыдан Пәрәүгә кадәр ау урыннары, урман, болыннар һәм басулар трихинеллез авыруы белән бәйле төстә куркыныч зона дип игълан ителгән.

Хәвеф-хәтәр турында Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе белгечләре хәбәр итте. Анда тикшерү өчен Казан аучысы тарафыннан Лаеш районы "Радуга" ау хуҗалыгы" ЧҖҖ территориясендә атып алынган кабан дуңгызы ите китерелә. Тикшерелүче биологик материалларда трихинеллез табыла. 18 ел диярлек республика территориясендә авыру учаклары булмаган. Соңгы очрак Менделеев районында 1997 елда теркәлгән. Ул чакта кыргый җәнлек ите ашап балалар каты авырган...

Трихинеллез - кешене, хайваннарның күп төрен һәм кайбер кошларны зарарлый торган куркыныч табигый-учак авыру. Кискен яки хроник формада нык чагылучы аллергия күренешләре белән үтә. Кузгатучылары - вак нематодлар. Хайваннар да, кеше дә авыруны трихинеллез личинкалары белән зарарланган ит ашаганда йоктыра. Кагыйдә буларак, хайваннарга дигнозны үлгәннән соң куялар...

Кешедә трихинеллез авыруы ничек чагылуы турында безнең хәбәрчебезгә Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибының дәвалау эше буенча урынбасары Гөлнур Сәйфетдинова мәгълүмат бирде:

-Мәсәлән, личинкалар белән зарарланган дуңгыз итеннән яхшылап кыздырылмаган шашлык ашаган кешенең мускуллары бик көчле авырта башлый. Авырту тулысынча хәрәкәтләнә алмауга китерергә мөмкин. Авыру кузгатучылар ашказаны-эчәк трактына, сулыш юлларына үтеп керә һәм сулыш мускуллары параличына китерә ала. Нәтиҗәсе аяныч: авыр инвалидлык яки үлем. Билгесез затлардан ветлабораториядә тикшерелмәгән дуңгыз ите сатып алмаска, яхшылап пешерелмәгән, кыздырылмаган ит, бигрәк тә дуңгыз, нутрия, ауланган хайваннар итеп кулланмаска киңәш итәбез.

Ветеринария хезмәте хәлне контрольдә тота. Сатуга яки җәмәгать туклануы предприятиеләренә китерелүче дуңгыз ите трихинеллоскопия үтә. Трихинеллез буенча куркыныч зонада хуҗасыз хайваннарны, кимерүчеләрне юк итәләр. Җәнлек үрчетү хуҗалыкларында диңгез имезүчеләре итен чи килеш ашатырга ярамый, мәҗбүри төстә аны трихинеллезга тикшертергә кирәк. Итне, балыкны хайваннарга яхшылап пешереп (ике сәгатьтән ким кайнатмаска) бирү зарур. Ашату өчен файдаланылучы кыйммәтле мехлы хайваннар һәм кошлар түшкәләрен пешерү юлы белән зарасызландыралар яки сөяк оны итеп эшкәртәләр.

Куркыныч зонада аучыларга зарарсызландырылган хайван түшкәләрен җим өчен файдалану тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лаеш трихинеллез