Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында “Условник“ операциясенә нәтиҗә ясалган

Полиция һәм җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре сентябрь ахыры-октябрь башында үткәргән чараларның максаты - районда яшәүче элек шартлы рәвештә хөкем ителгән кешеләрнең җинаятьчел үткәнгә кире кайтуын кисәтү. Операция барышында шартлы рәвештә хөкем ителгән 85 гражданның өендә булалар. Шул ук вакытта җәмәгатьчелеккә каршы тәртип булдырмау турында җиде кисәтү ясыйлар, ике административ хокук...

Полиция һәм җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре сентябрь ахыры-октябрь башында үткәргән чараларның максаты - районда яшәүче элек шартлы рәвештә хөкем ителгән кешеләрнең җинаятьчел үткәнгә кире кайтуын кисәтү.

Операция барышында шартлы рәвештә хөкем ителгән 85 гражданның өендә булалар. Шул ук вакытта җәмәгатьчелеккә каршы тәртип булдырмау турында җиде кисәтү ясыйлар, ике административ хокук бозуны ачыклыйлар һәм сынау срогын озайту турында шуның кадәр үк материалны судка әзерлиләр. Районның өч кешесенә туган йортлары белән саубуллашып иректән мәхрүм итү урыннарына китәргә туры килә: суд тарафыннан билгеләнгән бурычларын һәм чикләүләрен үтәмәгән өчен аларның шартлы сроклары чын иректән мәхрүм итү белән алыштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево безопасность