Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында янгыннар кимеде

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Егор Фомин сүзләре буенча, узган ел районда 2014 ел белән чагыштырганда янгыннар саны кимегән. Мәсәлән, 2014 елда янгын сүндерүчеләр чакыруларга 118 тапкыр чыксалар, 2015 елда исә 115 тапкыр барганнар. Һәлак булучылар да кимрәк: 2015 елда өч кеше, ә 2014 елда - дүрт. Ә менә төрле дәрәҗәдә...

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Егор Фомин сүзләре буенча, узган ел районда 2014 ел белән чагыштырганда янгыннар саны кимегән.

Мәсәлән, 2014 елда янгын сүндерүчеләр чакыруларга 118 тапкыр чыксалар, 2015 елда исә 115 тапкыр барганнар. Һәлак булучылар да кимрәк: 2015 елда өч кеше, ә 2014 елда - дүрт. Ә менә төрле дәрәҗәдә пешү очраклары дүрткә күбрәк булып чыкты - янгыннан тугыз кеше зыян күргән.

Лаеш районында барлык хезмәтләр һәм җирлек башлыкларының уртак эше аркасында кышкы каникуллар вакыйгаларсыз үтте, башка районнар турында моны әйтеп булмый. Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехник эшләнмәләр куллану аркасында 10 кеше, шул исәптән өч бала зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район пожары ОНД