Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында яшәүчеләргә ни өчен штраф салалар

Ни өчен штраф санкцияләре алырга мөмкинлеген кайбер лаешлылар административ комиссиягә чакырылганнан соң гына беләләр. Ә бит Лаеш районының төзекләндерү кагыйдәләре турында "Кама ягы" бер генә тапкыр язмады. Чираттагы утырышка эшмәкәрләр, зур йөк транспорты ияләре һәи шәхси корылмалар хуҗалары чакырылды. Лаеш даруханәләренең берсенә 15 мең сум белән хушлашырга туры киләчәк -...

Ни өчен штраф санкцияләре алырга мөмкинлеген кайбер лаешлылар административ комиссиягә чакырылганнан соң гына беләләр. Ә бит Лаеш районының төзекләндерү кагыйдәләре турында "Кама ягы" бер генә тапкыр язмады.

Чираттагы утырышка эшмәкәрләр, зур йөк транспорты ияләре һәи шәхси корылмалар хуҗалары чакырылды.

Лаеш даруханәләренең берсенә 15 мең сум белән хушлашырга туры киләчәк - аның фасадында архитектура бүлеге белән яраштырылмаган тышкы реклама урнаштырылган. Усадыда яшәүче вазифаи затка да шундый ук сәбәп аркасында һәм шул ук суммада штраф салынган. Усады һәм Сокуры эшмәкәрләре дә тышкы рекламаны законсыз урнаштырган.

Габишевода яшәүче гр. М. һәм гр. И.ның проблемалары башкада: аларның гаражлары йорт хуҗалыгы чикләреннән тыш урнашкан законсыз төзелгән корылмалар дип табылган. Үз белдеге белән төзелгән корылмаларны сүтәргә ике ай вакыт бирелгән. Комиссия күрсәтмәләре үтәлмәгән очракта яңа штраф салыначак.

Сокурыда яшәүче машина йөртүчеләрнең берсе үзенең йөк "карлыгачын" йорт каршына куярга ияләнгән. Хәзер импровизацияләнгән КамАЗ кую урыны аңа ике мең сумга төшәчәк.

Административ комиссия атна саен эшли. Карап тикшерелүче мәсьәләләр төрлелеге белән аерылмый: төзелеш материалларын йорт хуҗалыгы чикләреннән тышка өеп кую, законсыз реклама урнаштыру, йорт каршына зур йөк транспорты кую урыны ясау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район штраф

2
X