Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш РЭСы – иң яхшы өчлектә

Электр энергиясе кулланучыларга хезмәт күрсәтү планында иң яхшы күрсәткечләр өчен гадәттәге ярышларда Лаеш энергетиклары чираттагы мәртәбә "Челтәр компания" ААҖ филиалы Идел буе электр челтәрләренең тугыз РЭСы арасында иң яхшы өчлеккә керделәр. Лаеш РЭСы начальнигы Наил Бахтиозин сүзләре буенча, узган елда алар коллективы куелган бурычларны намус белән үтәде һәм узган еллар...

Электр энергиясе кулланучыларга хезмәт күрсәтү планында иң яхшы күрсәткечләр өчен гадәттәге ярышларда Лаеш энергетиклары чираттагы мәртәбә "Челтәр компания" ААҖ филиалы Идел буе электр челтәрләренең тугыз РЭСы арасында иң яхшы өчлеккә керделәр.

Лаеш РЭСы начальнигы Наил Бахтиозин сүзләре буенча, узган елда алар коллективы куелган бурычларны намус белән үтәде һәм узган еллар уңышын ныгытты. Электр энергиясен югалтуны кыскарту, аварияле өзеклекләрне киметү, планлы биремнәрне үтәү, җитештерүдә бәхетсез очраклары булмау кебек төп позицияләр буенча безнең район энергетиклары рейтинг таблицасының югары юлларын алдылар.

Ярыш йомгаклары буенча, призерларны Идел буе электр челтәрләре һәм "Челтәр компания"ААҖнең Мактау грамотасы белән билгеләделәр. Ә уңышлы предприятиенең энергетика тармагында 37 ел эшләгән җитәкчесе Наил Бахтиозинга "Челтәр компания" ААҖнең Мактаулы хезмәткәре исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район РЭС