Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш таксистлары, үзгәрешләргә әзерләнегез

Быелның мартында Дәүләт Думасы такси турында закон кабул итәргә планлаштыра. Аның буенча легаль булмаган төстә кешеләр йөртүчеләргә штрафларны арттыруны һәм лицензия буенча рәсми эшләүче таксистларга штрафларны биш-алты мәртәбә киметүне күздә тота. Беренче укылышта расланган закон проекты чынлыкта легаль һәм легаль булмаган таксистларның урыннарын алыштыра. Хәзер үзенә эшләүчеләр бозган очракта бары...

Быелның мартында Дәүләт Думасы такси турында закон кабул итәргә планлаштыра. Аның буенча легаль булмаган төстә кешеләр йөртүчеләргә штрафларны арттыруны һәм лицензия буенча рәсми эшләүче таксистларга штрафларны биш-алты мәртәбә киметүне күздә тота.

Беренче укылышта расланган закон проекты чынлыкта легаль һәм легаль булмаган таксистларның урыннарын алыштыра. Хәзер үзенә эшләүчеләр бозган очракта бары биш мең сум гына югалтырга мөмкиннәр. Әмма аларны ачыклавы алай ук җиңел түгел. Ә тану билгеләре булган легаль таксиларны ачыклау күпкә җиңелрәк. Алар өчен хәзер штраф суммасы 30-50 мең сум тәшкил итә.

Законны кабул иткәннән соң легаль таксистлар штрафы биш мең сумнар тирәсе булачак. Ә нелегаллар беренче тапкыр 30 мең сум штраф салына, ә кабат бозганда йөртү хокукларыннан мәхрүм ителәләр.

Закон тарафыннан өстәмә төстә легаль булмаган таксомотор хезмәтләренә заказ тапшырган өчен җаваплылык, шулай ук төбәкләргә рәсми такси-машиналар өчен мәҗбүри төстә бары сары төсне генә кертүне тыю кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район такси