Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш Татарстан буенча туристлык маршруты битенә керәчәк

ТРның туристлык буенча дәүләт комитеты интерактив мобиль кушымта - кытай телендә Татарстан буенча туризм гиды булдыру буенча хезмәтләр күрсәтүгә конкурс игълан итте. Кушымтаны булдыру "2014-2020 елларда туристлык һәм кунакчыллык тармагын үстерү" төбәк максатчан программасы кысаларында тормышка ашырыла. 2015 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча республикага Кытайдан 5,3 мең кеше килгән. Бу...

ТРның туристлык буенча дәүләт комитеты интерактив мобиль кушымта - кытай телендә Татарстан буенча туризм гиды булдыру буенча хезмәтләр күрсәтүгә конкурс игълан итте.
Кушымтаны булдыру "2014-2020 елларда туристлык һәм кунакчыллык тармагын үстерү" төбәк максатчан программасы кысаларында тормышка ашырыла. 2015 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча республикага Кытайдан 5,3 мең кеше килгән. Бу халык республикасы хәзерге вакытта Россиягә генә түгел, Татарстанга да туристлар җәлеп итүнең өстенлекле тармагы булып тора. Республикада туристлар өчен берничә мобиль кушымта бар инде, ә монысының актуальлеге кытай телендә булуында. Анда Татарстанның туристлык ресурслары турында мәгълүмат чагылдырыла. Республиканың туристлык объектлары күрсәтеләчәк. Тәкъдим ителгән чаралар турында вакыйгалар календаре сөйләячәк. Татарстанның 7 торак пункты маршрутлары урнаштырылачак: Казан, Алабуга, Болгар, Свияжск, Раифа, Яңа Кырлай һәм Лаеш. Интерактив кушымтаның максатчан аудиториясе - Кытай туристлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район