Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш укучылар машина йөртүчеләрдән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен үтенәләр

Бүген Лаешның 2нче мәктәбе укучылары юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыручы плакатлар белән урамга чыктылар. Акция Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган. -Сезнең кагыйдәләрне үтәвегезне, юлда сак булуыгызны үтенәбез, чөнки Сезне өйдә якыннарыгыз көтә бит, - дип мөрәҗәгать итте балалар машина йөртүчеләргә. Кагыйдә буларак, руль артында...

Бүген Лаешның 2нче мәктәбе укучылары юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыручы плакатлар белән урамга чыктылар.

Акция Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган.

-Сезнең кагыйдәләрне үтәвегезне, юлда сак булуыгызны үтенәбез, чөнки Сезне өйдә якыннарыгыз көтә бит, - дип мөрәҗәгать итте балалар машина йөртүчеләргә. Кагыйдә буларак, руль артында утыручылар хәрәкәтнең яшь инспекторларын игътибар белән тыңладылар һәм "Йөртүчегә хат"ны рәхмәт белән кабул иттеләр.

Лаешның 1нче мәктәбендә хәрәкәтнең яшь инспекторлары түгәрәге дүрт ел эшли инде. Беренче сентябрьдән аны физик культура һәм ОБЖ укытучысы Илшат Харисов җитәкли. Түгәрәккә йөрүче ун бала, 3-7 сыйныф укучылары автокласста шөгыльләнә, анда юл билгеләре белән стендлар, электрон светофор, медицни аптечкасы һәм башка кирәкле җиһазлар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево ПДД