Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш урамнары буйлап Үлемсез полк үтте

Җир йөзендә тынычлыкны торгызган, бүгенге көндә исән фронтовик-җиңүчеләр сафы сирәгәя. Лаеш кешеләре барлык Россия белән бергә "Үлемсез полк" акциясендә катнашты. Державин мәйданыннан тантаналы йөреш нәкъ 15 сәгатьтә башланды. Полк белән ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы начальнигы Александр Афанасьев командалык итте. Хәтер маршында мәктәп укучылары, студентлар, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, шәһәр...

Җир йөзендә тынычлыкны торгызган, бүгенге көндә исән фронтовик-җиңүчеләр сафы сирәгәя. Лаеш кешеләре барлык Россия белән бергә "Үлемсез полк" акциясендә катнашты.

Державин мәйданыннан тантаналы йөреш нәкъ 15 сәгатьтә башланды. Полк белән ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы начальнигы Александр Афанасьев командалык итте.

Хәтер маршында мәктәп укучылары, студентлар, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, шәһәр кешеләре һәм кунаклары катнашты. Сугышчылар утырган фронт машинасы артыннан беренче рәтләрдә үлемсезлеккә киткән туганнары һәм якыннарының портретларын күтәреп район башлыгы Михаил Афанасьев, Лаеш районы һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре барды.

Полк Лебедева, Декабристлар, Горький, Коммунальная, Чернышевский урамнарыннан үтте һәм Җиңү паркына җитте. Балалар кулыннан зәңгәр күккә һава шарлары очты, әйтерсең сугыш кырларыннан кайткан бабаларыбыз ак торналарга әверелеп күккә ашты. Мәңгелек ут ялкыны да югарыга, җылы май җиле алып киткән шарлар артыннан омтылды. Җыелганнар үз илләре өчен, аның данлы уллары - җиңүчеләр өчен чиксез горурлык кичерделәр.

"Бу күз яшьле бәйрәм..." - төгәлрәк әйтеп тә булмас иде. "Үлемсез полк"ка кушылган сугышчыларга мәңгелек хәтер, исән ветераннарга мәңгелек дан!

Бәйрәмнең кичке өлеше тантаналы салют белән төгәлләнде. "День Победы" җырының сүзләре инде җырланып бетте, ә фейерверк утлары парк өстендәге һааваны яктыртуын дәвам итте. Бәйрәмчә күтәренке күңелле шәһәр кешеләре һәм кунаклар озак таралышмадылар әле, чараларга бай булган көн турында җанлы төстә фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район бессмертный полк