Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш яшьләре дискотека турында хыяллана

Озакка сузылган яңа ел каникулларында безнең шәһәрдә яшьләргә барыр җир юк диярлек. Бездә дискотека да, төнге клуб та, башка күңел ачу йортлары да юк. Шуңа күрә яшьләр автовокзал янында зур булмаган компанияләрдә сыра эчеп вакыт уздыра. Җирле кафелардагы бәяләр алар кесәсе өчен түгел, анда бернинди күңел ачу программасы да юк....

Озакка сузылган яңа ел каникулларында безнең шәһәрдә яшьләргә барыр җир юк диярлек.
Бездә дискотека да, төнге клуб та, башка күңел ачу йортлары да юк. Шуңа күрә яшьләр автовокзал янында зур булмаган компанияләрдә сыра эчеп вакыт уздыра. Җирле кафелардагы бәяләр алар кесәсе өчен түгел, анда бернинди күңел ачу программасы да юк. Район мәдәният йортында дискотекаларны җомга һәм шимбә көннәрне генә үткәрә башласалар да яхшы булыр иде. Балалар өчен яңа ел тамашаларын, тгәрәкләрне һәм ветераннар кич утыруларны, аз санлы концертларны санамаганда, гаять зур бина буш тора. Яшьләрнең буш вакыты турында җитди уйланырга һәм моның өчен булган барлык биналарны файдаланырга вакыт.
Хәзер район мәдәният йортында яшь, инициативалы белгеч Юлия Плескач эшли, аңа яшь буынның проблемалары якын булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево РДК дискотека

2
X