Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш йөзүчеләре – алдынгылар өчлегендә

"Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексы тренеры Рәис Садыйковта тәрбияләнүчеләр авыл районнары арасында йөзү буенча ТР укучылары Спартакиадасында икенче һәм өченче урыннар алды. Үткән ялларда Минзәләгә спортчылар бар Татарстаннан килде. Катнашучылар сүзләре буенча, судьялык итү бик кырыс булган. Йөзү техникасына аерым игътибар биргәннәр. Юлия Ржавина 200 метрга брасс белән йөзүдә бер көндәшеннән генә...

"Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексы тренеры Рәис Садыйковта тәрбияләнүчеләр авыл районнары арасында йөзү буенча ТР укучылары Спартакиадасында икенче һәм өченче урыннар алды.

Үткән ялларда Минзәләгә спортчылар бар Татарстаннан килде. Катнашучылар сүзләре буенча, судьялык итү бик кырыс булган. Йөзү техникасына аерым игътибар биргәннәр.

Юлия Ржавина 200 метрга брасс белән йөзүдә бер көндәшеннән генә калыша һәм икенче урынны яулый. Диана Прахова 100 метрлы дистанциядә (ирекле стиль) өченче урын ала. Наталья Маслова өйгә ике бронза медаль алып кайта. Ул 200 һәм 100 метрлы дистанцияләрдә уңышлы чыгыш ясый. Спортчыларны "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексы методисты Евгения Гельм озатып йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево пловцы