Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешлы үзенең йөз яшьлек юбилеена чакырырга вәгъдә бирде

Якушева Клавдия Кирилловнаны район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина, районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ватомов түгәрәк дата - 90 яшьлеге белән котладылар. Якушева Клавдия Кирилловнаның хезмәт биографиясе Оренбург өлкәсендә башлана. Ул 13 яшьтән авыл хезмәтенең авырлыгын татый. Сугыш вакытында яшьтәш авылдашлары кебек үк...

Якушева Клавдия Кирилловнаны район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина, районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ватомов түгәрәк дата - 90 яшьлеге белән котладылар.

Якушева Клавдия Кирилловнаның хезмәт биографиясе Оренбург өлкәсендә башлана. Ул 13 яшьтән авыл хезмәтенең авырлыгын татый. Сугыш вакытында яшьтәш авылдашлары кебек үк тылда хезмәт куя.

-Бар колхозга бары тик ике трактор, - дип искә ала юбиляр. - Мин тагылмада йөрдем. Тракторчылар - миннән бераз өлкәнрәк кызлар, кирәк булганда техниканы үзләре ремонтлыйлар. Еш кына атлар белән сукаладык һәм тырмаладык.

Клавдия Кирилловна - тыйнак кеше, шуңа күрә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнүе турында дәшми калды. Ул намус белән хезмәт куя һәм үзенең авылдашлары белән бергә Җиңүне якынайту өчен тырыша.

Хәзер хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны оныклары кайгыртуында Лаешта яши.

Кунаклар Клавдия Кирилловнаны туган көне белән котладылар һәм шул ук составта 100 яшьлек юбилеена килергә вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район юбилей 90 лет