Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешлылар “Спорт Татарстаны“ республика акциясенә кушылдылар

Кояшлы 16 апрель Лаеш балалары өчен спорт бәйрәменә әйләнде. Лаеш мәктәпләре укучылары үз укытучылары белән "Спорт Татарстаны" акциясенә кушылдылар. Саф һавада "О, спорт - ты мир!" флешмобы язгы спорт атнасын ачты. Державин мәйданы спорт костюмнары кигән кызлар һәм малайлар белән тулы иде. Бәйрәм алдыннан мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм район...

Кояшлы 16 апрель Лаеш балалары өчен спорт бәйрәменә әйләнде. Лаеш мәктәпләре укучылары үз укытучылары белән "Спорт Татарстаны" акциясенә кушылдылар.

Саф һавада "О, спорт - ты мир!" флешмобы язгы спорт атнасын ачты. Державин мәйданы спорт костюмнары кигән кызлар һәм малайлар белән тулы иде. Бәйрәм алдыннан мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм район мәгариф идарәсе педагоглары катнашучыларны акция кысаларында үтәчәк чаралар белән таныштырдылар. 16 апрельдән 23енә кадәр һәр көн төрле темаларга багышланган. Мәсәлән, 17 апрельдә "Күңелле стартлар", 18 апрельдә - тоталь төстә ГТО нормаларын тапшыру, 19 апрельдә - сәламәтлек һәм шөгыльләнүләр көне, 20се - спорт киносы, 21е - Спорт кумиры көне, 22се - дусларча матчлар һәм 23е республика акциясенә йомгак ясалачак.

Музыканың ритмик тавышлары флешмобта катнашучыларны үзенә җәлеп итте. Бию разминкасы ярты сәгать барды, һәркемнең кәефе күтәренке иде, аяклар үзләреннән-үзләре биергә тартылдылар. "Йолдызлык" фестивале конкурсантлары барын башлап йөрделәр. Яшьләр күңелле спорт биюләрендә ярышты.

Динамиклардан "Велосипедларда җәй очып килде!" - сүзләре яңгырады һәм флешмобның уңай кәефе мәктәп укучыларына гына түгел, үтеп баручыларга да күчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район флешмоб