Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешлылар якташларыбызның яңа китаплары белән таныштылар

Лаеш районы китапханәсендә Татарстан авторларының берьюлы ике яңа җыентыгын тәкъдир итү булды. Разит Сибатов үзенең дүртенче "Язмышны алдап булмый" китабын, ә Илсөяр Иксанова "Болын чәчәге" хикәяләр җыентыгын тәкъдим итте. Ике автор да районда һәм аннан читтә яхшы билгеле, шуңа күрә язучы һәм шагыйрә белән аралашырга теләүчеләр аз түгел иде. Алар...

Лаеш районы китапханәсендә Татарстан авторларының берьюлы ике яңа җыентыгын тәкъдир итү булды.
Разит Сибатов үзенең дүртенче "Язмышны алдап булмый" китабын, ә Илсөяр Иксанова "Болын чәчәге" хикәяләр җыентыгын тәкъдим итте. Ике автор да районда һәм аннан читтә яхшы билгеле, шуңа күрә язучы һәм шагыйрә белән аралашырга теләүчеләр аз түгел иде. Алар белән очрашуга яшь укучылар да, алар иҗаты белән күптән мавыккан кешеләр дә килгән.
Разит Хөрмәт улы - Лаеш районында билгеле шәхес. Ул озак еллар "Кама ягы" газетасының редактор урынбасары булып эшләде, ә тормышта аның төп мавыгуы туган якны, андагы йолалар һәм гореф-гадәтләрне өйрәнү булды. Якташыбызның яңа китабы авылга, аның кешеләренә, Советлар Союзы җимерелгәннән һәм колхозлар таралганнан соң аларның тормышына багышланган. "Язмышны алдап булмый" җыентыгына повесть һәм тугыз хикәя кергән. Алар гади, мавыктыргыч тел белән язылган. Әсәр персонажларында билгеле кешеләрне, я булмаса үзеңне дә танырга була.
Шагыйрә Илсөяр Иксанова - Разит Сибатовның укучысы. Хәзерге вакытта ул - татар халкының фольклорына һәм халык иҗатына багышланган "Түгәрәк уен" альманахының баш редакторы. "Балан чәчәге" китабы - аның чәчмә әсәрләрдә беренче тапкыр каләм сынавы. Кыска, әмма күпне сыйдырган һәм динамик хикәяләрдә җәмгыятьтә тамырдан үзгәрешләр барган чорда авыл эшчәннәренең тормышы һәм гади булмаган язмышы тасвирлана.
Тәкъдир итүгә район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина килде.
-Туган як тарихын, аның кешеләренең гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм туган телне онытмау бик мөһим, - дип билгеләде ул. - Сезнең китаплар - ул халык фикерен һәм хис-тойгыларын, аның кичерешләрен һәм өметләрен чагылдыру.
Очрашуга килгән укучылар авторлар белән турыдан-туры аралаша, алардан автографлар ала алды. Разит Сибатов һәм Илсөяр Иксанова китапларының берничә экземплярын Лаеш һәм Татар Сараланы китапханәләренә бүләк иттеләр, шулай ук Разит Хөрмәтовичның туган ягы Башкортостанга җибәрделәр. Хәзер теләге булган һәркем безнең атаклы якташлар иҗаты белән таныша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев