Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешлылар йолдызлар белән яңа очрашуларга өметләнәләр

Казанның иҗади сәләтле яшьләре Хач ману бәйрәме уңаеннан лаешлы тамашачыларны зур хәйрия концерты белән шатландырды. Инвалидларның район җәмгыяте һәм сукырлар оешмасы әгъзалары өчен бәйрәм программасын А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены үтенече буенча Казан консерваториясе студенткасы Мария Ватагина әзерләде һәм үткәрде. Мондый концертлар оештыру ул укыган музыкаль менеджмент факультетының уку программасы кысаларына...

Казанның иҗади сәләтле яшьләре Хач ману бәйрәме уңаеннан лаешлы тамашачыларны зур хәйрия концерты белән шатландырды.

Инвалидларның район җәмгыяте һәм сукырлар оешмасы әгъзалары өчен бәйрәм программасын А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены үтенече буенча Казан консерваториясе студенткасы Мария Ватагина әзерләде һәм үткәрде.

Мондый концертлар оештыру ул укыган музыкаль менеджмент факультетының уку программасы кысаларына керә. Сәләтле практикантка сценарийны үзе төзеп кенә калмады, репертуарны башкаручыларны да үзе сайлап алды. Бу булачак менеджерның үз иҗат төркеме белән безнең районда беренче гастрольләре түгел. Консерваториядә уку дәверендә Мария һәм аның дусларын безнең тамашачы шулкадәр яратып өлгерде, аларның һәр килүе зур бәйрәм буларак кабул ителә.

-Әгәр Ходай талант биргән икән, мондый чараларда аның белән бүлешергә кирәк. Минем дусларым, сыйныфташларымның фикеремне хуплавына мин шатмын, - диде газетабыз хәбәрчесе белән әңгәмәдә концертны алып баручы. - Без инде республика районнарында Казан музыка көллияте тынлы оркестрының, изге Варвара чиркәве хорының гастрольләрен оештырырга өлгердек. Безнең алда зур сәнгать ишеген ачкан педагогларыма, аерым алганда җитәкчем Татьяна Юрьевна Ивановага зур рәхмәт.

Мариянең консерваториядә укуына килгәндә исә, ул концертлар оештыру буенча булачак һөнәреннән тыш эшчәнлекнең төрле төрләрен дә үзләштерә: фольклор иҗат, шул исәптән вокал, иҗади проектлар өстендә эшли, конферанста тәҗрибә туплый, Урта Девятово авылында балаларга бию һәм музыка укыта. Аның күп кенә укучылары инде уңышка ирешә һәм педагоглары белән бергә якташлары алдында бик теләп чыгыш ясый. Аларның берсе - Юлия Лукоянова. Урта Девятово мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы халык вокалы белән һөнәри шөгыльләнә, фортепианода уйнау дәресләре ала. Юлия бу юлы да үз педагогына лаеклы чыгыш ясады. Тамашачылар икесен дә аягүрә басып алкышлады.

Консерваториянең вокал бүлеге студенткасы, Казанның изге Варвара соборы регенты Алиса Мамина тамашачыларны үзенең вокаль сәләте белән таң калдырды. Аның башкаруында төрле чорларның бөек композиторлары әсәрләре, шулай ук Татарстанның яшь композиторы Вероника Максимова циклыннан православие җырлары яңгырады. Сүз уңаеннан, ул - республикада яшәүчеләргә яхшы билгеле Зилә Сөнгатуллинаның иң яхшы укучыларының берсе.

Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясен тәмамлаган, флейта классы буенча Казан консерваториясе укытучысы, халыкара һәм бөтенроссия фестивальләре һәм конкурслары лауреаты Ләйсән Айнатуллова башкаруында сихри флейта авазлары концертның үзенчәлеге булды.

Тамашачылар соклануының чиге юк иде. Лаешлылар йолдызлар белән яңа очрашуларга өметләнүләрен белдерделәр.

Тамашачылар йөрәген яулаган артистларны районның мәдәният бүлеге Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район РДК

2
X