Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешның 1 нче гимназиясен тәмамлаган кыз "Голос" проектында катнашырга ниятли

Шушы көннәрдә өметле яшь җырчы Анастасия Федосеева концерты булды. Аның чыгышы "Рус җәмгыяте"нең җирле бүлеге тарафыннан оештырылды. Тамашачылар Лаеш-ның 1 нче гимназия-сен тәмамлаган, ә хә-зер Лаеш сәнгать мәк-тәбе укытучысы Анастасияне җылы кабул ит-те. Настяны җырларга әбисе, Лаеш урта мәк-тәбенең немец теле укытучысы Анастасия Сергеевна Карташова өйрәткән. Әмма якташыбыз сәхнәгә күптән...

Шушы көннәрдә өметле яшь җырчы Анастасия Федосеева концерты булды. Аның чыгышы "Рус җәмгыяте"нең җирле бүлеге тарафыннан оештырылды.

Тамашачылар Лаеш-ның 1 нче гимназия-сен тәмамлаган, ә хә-зер Лаеш сәнгать мәк-тәбе укытучысы Анастасияне җылы кабул ит-те.
Настяны җырларга әбисе, Лаеш урта мәк-тәбенең немец теле укытучысы Анастасия Сергеевна Карташова өйрәткән. Әмма якташыбыз сәхнәгә күптән түгел генә чыкты - аның сәләтен Казан Идел буе федераль университеты доценты Неля Нургаянова күрә, анда Настя музыка укытучысы һөнәрен үзләштерә.
-Бу сәләтле студент, мөмкинлеге зур. Минем бурыч - ул үз талантын тулысынча ача алсын өчен аның тавыш матурлыгын саклау, - дип газета укучылар белән уртаклаша Неля Хәбибулловна. - Настя даими репертуар эзләде, рус җырын башкарган россия һәм совет җырчылары язмаларын тыңлады. Күп эшли. Ул берничә мәртәбә ха-лыкара конкурслар лауреаты һәм Чаллыда үткән Бөтенроссия конкурсында зур уңышка иреште, лауреат бул-ды. Тамашачылар аның башкару осталыгына таң калдылар. Безнең зур илебездә чын рус тавышлары еш очрамый. Мин күптән түгел Тәтештә чуаш, мордва коллективлары чыгыш ясаган фестивальдә булдым. Шунысы сөендерә, безнең күп милләтле республикада бар халыклар мәдәнияте чәчәк ата.
-Сәхнә миңа көч һәм ышаныч бирә, - дип исәпли Анастасия. - Мин үземә илһам алам. Бүген дулкынландым - ансыз булмый. Залда туганнарым, якыннарым һәм рус җырын яратучылар булуы зур ярдәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев