Лаешның авыл хуҗалыгы продукциясе казанлыларда популярлык казанды
Безнең район аграрийлары Татарстан башкаласында үтә торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашуны дәвам итә. Бу юлы "Казан" агросәнәгать паркына һәм "Проспект" сәүдә комплексына килгән казанлыларның йомырка, балык, яшелчәләр һәм башка продуктлар сатып алу мөмкинлеге булачак. Алар "Нармонка" агрофирмасы, "Лаеш" кошчылык комплексы ЧҖҖ, "Яратель" кошчылык фабрикасы, Лаеш балык заводы һәм башкалар...
Безнең район аграрийлары Татарстан башкаласында үтә торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашуны дәвам итә. Бу юлы "Казан" агросәнәгать паркына һәм "Проспект" сәүдә комплексына килгән казанлыларның йомырка, балык, яшелчәләр һәм башка продуктлар сатып алу мөмкинлеге булачак. Алар "Нармонка" агрофирмасы, "Лаеш" кошчылык комплексы ЧҖҖ, "Яратель" кошчылык фабрикасы, Лаеш балык заводы һәм башкалар көче белән җитештерелгән. Арадашчылар булмау түбән бәяләр гарантияли: мәсәлән, бәрәңгенең килограммы 11 сум тора, ә супермаркетларда ул ике тапкырга кыйммәтрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев