Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешның тернәкләндерү үзәгендә гидротерапия ысулы актив кулланыла

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге бассейн шартларында су белән тернәкләндерү үткәрү өчен "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексы белән хезмәттәшлекне дәвам итә. ЛФК инструкторы җитәкчелегендә балалар әти-әниләре белән кинезиологик күнегүләр эшлиләр. Хәрәкәт эшчәнлеге бозылган тәрбияләнүчеләрнең күбесе суда үзләрен коры җирдәгегә караганда яхшырак хис итәләр. Су балага мөстәкыйль хәрәкәтләнү шатлыгын, үзенең нәтиҗәгә...

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге бассейн шартларында су белән тернәкләндерү үткәрү өчен "Кама" спорт-сәламәтләндерү комплексы белән хезмәттәшлекне дәвам итә.

ЛФК инструкторы җитәкчелегендә балалар әти-әниләре белән кинезиологик күнегүләр эшлиләр. Хәрәкәт эшчәнлеге бозылган тәрбияләнүчеләрнең күбесе суда үзләрен коры җирдәгегә караганда яхшырак хис итәләр. Су балага мөстәкыйль хәрәкәтләнү шатлыгын, үзенең нәтиҗәгә ирешергә сәләтле булуын тоярга ярдәм итә. Бу үз гәүдәңә карата яңа уңай мөнәсәбәт формалаштыра.

-Суның уникаль үзенчәлекләрен файдалану тернәкләндерү процессын бала өчен җәлеп итәрлек һәм нәтиҗәле итә, - дип ышана ата-аналар.

Елена Кузнецова, педагог-психолог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево