Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешныкын сатып ал!

"Икмәк" кибетендә дәүләт алкоголь инспекциясенең һәм "Икмәк" ЧЖЖнең уртак акциясе - җирле җитештерү продукциясен күргәзмә-дегустацияләү булды. Лаешлыларны һәм ярминкә мәйданында атна саен үтә торган чәршәмбе көн базарына килгән шәһәр кунакларын бизәкле самавырдан кайнар чәй һәм кулинар эшләнмәләр, тәм-томнар белән җылы каршыладылар. -Без 50 төргә якын икмәк-күмәч продукциясе эшләп чыгарабыз, ассортиментыбызны...

"Икмәк" кибетендә дәүләт алкоголь инспекциясенең һәм "Икмәк" ЧЖЖнең уртак акциясе - җирле җитештерү продукциясен күргәзмә-дегустацияләү булды.

Лаешлыларны һәм ярминкә мәйданында атна саен үтә торган чәршәмбе көн базарына килгән шәһәр кунакларын бизәкле самавырдан кайнар чәй һәм кулинар эшләнмәләр, тәм-томнар белән җылы каршыладылар.

-Без 50 төргә якын икмәк-күмәч продукциясе эшләп чыгарабыз, ассортиментыбызны даими баетабыз, - дип сөйли "Икмәк" ЧҖҖнең җитештерү мөдире Ирина Бибикова.

Күргәзмәгә килүчеләр бик рәхәтләнеп "Адажио" икмәген, мәкле рулетлар һәм кош телен, кәбестә пирогларын, печенье, чәк-чәк һәм лаешлы икмәк пешерүчеләрнең башка эшләнмәләрен татып карадылар. Алар шунда ук кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар бирделәр. Аларга дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле Ленара Сатдинова җавап бирде. Ул шулай ук теләге булган һәркемгә мәгълүмати материаллар һәм "Вестник потребителя" газетасын таратты.

Сораулар төрле иде. Мәсәлән, Производственная урамында яшәүчеләрне ни өчен алар микрорайонында Лаеш икмәген сатмаулары кызыксындырды. Күпчелек сатып алучылар безнең икмәкне "Пятерочка", "Магнит" кебек кибетләр челтәрләрендә сатмауларына зарландылар.

Дегустациядә катнашучылар фикерен Вера Баннова белдерде: - Безнең җирле продукция - иң яхшысы һәм сыйфатлысы. Мондый чараларны ешрак оештырыгыз. Лаешныкын сатып алыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев