Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешта аяк киемен ремонтлатыр урын юк

Райүзәктә яшәүчеләрне берничә ай бер сорау борчый: нигә аларны аяк киемен ремонтлау буенча хезмәтләрдән мәхрүм иттеләр? Озак вакыт дәвамында аяк киемнәрен ремонтлау павильоны автовокзал тирәсендә урнашкан иде. Ремонтның сыйфаты, заказларны үтәү сроклары һәм кыйммәт булмаган бәяләр барысын да канәгатьләндерде. Әмма "Чәчәкләр" кибетен төзегәч һәм аның территориясен киңәйткәч аяк киеме ремонтлаучы...

Райүзәктә яшәүчеләрне берничә ай бер сорау борчый: нигә аларны аяк киемен ремонтлау буенча хезмәтләрдән мәхрүм иттеләр?

Озак вакыт дәвамында аяк киемнәрен ремонтлау павильоны автовокзал тирәсендә урнашкан иде. Ремонтның сыйфаты, заказларны үтәү сроклары һәм кыйммәт булмаган бәяләр барысын да канәгатьләндерде. Әмма "Чәчәкләр" кибетен төзегәч һәм аның территориясен киңәйткәч аяк киеме ремонтлаучы мастер кабинкасына урын калмады. Күпмедер вакыт үткәч итекче "Атлантида" кафесы һәм яңа "Магнит" арасына урнашты. Халык шатланды, әмма юкка. Тәүлек узуга ук, мастер янына килгән кешеләр, итекләрен дә, итекченең үзен дә тапмадылар! Күрәсең, монда да кечкенә павильон шәһәрнең архитектура ансамбленә "туры килмәгән". Ләкин лаешлыларны шундый әһәмиятле хезмәттән мәхрүм итәргә ярамый бит. Гел яңа аяк киеме алып торып булмый, ә балалар аны бик тиз туздыралар. Киров фабрикасы хезмәтләре шактый кыйммәт һәм ремонтланган аяк киемен атналар, айлар буе көтәргә мөмкин. Аяк киемен ремонтлау буенча һәркемгә дә җайлы урын турында уйларга һәм яхшы мастер чакырырга вакыт.

Нина Гуськова, Ольга Федотова, Елена Мизинова, Светлана Петрова һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев