Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешта исерек килеш руль артына утырган машина йөртүче хөкем ителде.

Лаеш районы суды кеше үлеменә китергән юл-транспорт вакыйгасы факты буенча хөкем карары чыгарды. Узган җәйдә төнлә белән гр. С. Саескан тавы-Шәле юлы буйлап культиваторда бара. Монысы ярар иде. Әмма аның арбасында пассажир утыра, ә үзе, йомшак кына әйткәндә, аек булмый. Шуңа күрә үзенә каршы килүче КамАЗны вак кына киртә дип...

Лаеш районы суды кеше үлеменә китергән юл-транспорт вакыйгасы факты буенча хөкем карары чыгарды.

Узган җәйдә төнлә белән гр. С. Саескан тавы-Шәле юлы буйлап культиваторда бара. Монысы ярар иде. Әмма аның арбасында пассажир утыра, ә үзе, йомшак кына әйткәндә, аек булмый. Шуңа күрә үзенә каршы килүче КамАЗны вак кына киртә дип саный. Авыр йөк машинасы белән бәрелешү фаҗигагә китерә: культиватор пассажиры һәлак була.

Гр. С. кылган җинаятендә гаепне тулысынча таныды.

-Район суды аңа ике елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән бергә ике ел да 6 айга колония-поселениедә ирегеннән мәхрүм ителү рәвешендә җәза билгеләде, - дип аңлата прокурор урынбасары Марат Шәрәфетдинов. - Хөкем карары закон көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район суд

2
X