Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешта күпкатлы биек йортлар үсәчәк

Лаеш шәһәре башкарма комитетының отчет сессиясендә район үзәгенең киләчәктәге үсеше турында сүз барды. Сессиядә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Отчет доклады белән Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ватомов чыгыш ясады. Аның чыгышында китерелгән күп кенә саннар куандыра. Мәсәлән, 2015 елда табыш өлешен үтәү...

Лаеш шәһәре башкарма комитетының отчет сессиясендә район үзәгенең киләчәктәге үсеше турында сүз барды.

Сессиядә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Отчет доклады белән Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ватомов чыгыш ясады.

Аның чыгышында китерелгән күп кенә саннар куандыра. Мәсәлән, 2015 елда табыш өлешен үтәү 132% тәшкил итә. Җыелган акчалар агымдагы ремонтка һәм урамнарны яктыртуга, юлларны һәм тротуарларны карап торуга, шәһәрне яшелләндерүгә һәм башка ихтыяҗларга тотылган. Узган елда өстәмә рәвештә өч яңа трансформатор, 18 тимер багана урнаштырганнар, 442 гади яктырткычны яктырткыч-диодка алыштырганнар һәм шәһәр урамнарын яктырту буенча башка эшләр эшләнгән. Юлларга килгәндә исә, 2111 метр озынлыктагы асфальт-бетон капламлы юл-урам челтәре норматив хәлгә китерелгән. Үзәк район хастаханәсе һәм "Рябинка" балалар бакчасы янында асфальтланган машина кую урыннары төзелгән, 1300 метр озынлыктагы юлга ком-вак таш капламы җәелгән. Җиңү паркы һәм Горький урамындагы парк төзекләндерелгән. Лаеш кешеләре һәм кунаклары чәчәк түтәлләренә күмелгән Лебедева һәм Коммунальная урамнары, Державин исемендәге мәйдан, РУЭС бинасы каршындагы сквер чәчәк атуын күзәттеләр.

Шәһәр кешеләре турында кайгырту су алучы 12 колонка ремонтлауда, 730 метр яңа суүткәргеч һәм 230 метр канализация челтәре үткәрүдә, күпквартирлы йортларда 16 пластик тәрәзә куюда һәм башкаларда да чагыла. Узган ел "Мои документы" күп функцияле үзәк, полицейскиййорты, 140 урынгабалаларбакчасы, ике спорт мәйданчыгы төзелде.Хастаханәһәм техникум биналары капиталь ремонтланды. Узган елда Лаешны матурлаган үзгәрешләрне тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Әмма кирәкме икән? Алар барысы да лаешлылар күз алдында бара бит.

Кешеләр үзләрен 2016 елда ниләр көтүе белән кызыксына. Александр Ватомов сөйләгәнчә, 27 гаиләне авария хәлендәге йортлардан күчерүне планлаштыралар, яңа даруханәне куллануга кертәчәкләр, яр буен төзекләндерүне дәвам итәчәкләр. Кошевой урамындагы 38а һәм 42 йортларның һәм Чернышевский урамындагы 24 йортның керү урыннарын ремонтлаячаклар. Кама буе, Төзүчеләр, Ветеринария урамнарына һәм башкаларга вак таш җәячәкләр. Тукай, Төньяк, Җәлил, Беренче май урамнарына яңа асфальт җәеләчәк. Чернышевский, Декабристлар, Производственная урамнарында тротуарлар салыначак. Кама буе, Шастина, Васильев, Ленин, Маркс урамнарында искергән суүткәргеч челтәрне алыштырачаклар, ә Декабристлар урамында - канализация челтәрен. Сәйдәшев-Юбилейная микрорайонында комплекслы төзелеш дәвам итә. Монда 36 квартирлы йорт төзелеше бара. Перспективада - биек биналар төзү. Әмма бу җитди эш таләп итә. Күп нәрсәне, шул исәптән лифтларга хезмәт күрсәтү, биек йортларда ут белән көрәшергә сәләтле булган янгын куркынычсызлыгы техникасын сатып алуны яхшылап уйларга кирәк. Мөгаен, бу планнар бары хыял кебек күренер: Лаешта - биек йортлар! Әмма без матур яр буе турындагы хыялларның чынга ашуын күрәбез. Шулай булгач Лаешта биек йортлар да калкып чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район сход