Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешта янгын

Берничә көн дәвамында термометр шкаласы +30 градустан түбән төшми. Аномаль югары температура Свердлов урамындагы торак йортта килеп чыккан янгынның таралуына этәргеч булды. Янгын турында хәбәр 22 сәгать 11 минутта килә. Хәлгә 118 нче янгын сүндерү часте начальнигы полковник Александр Аникин аңлатма бирә. -Йортның эче һәм бар 150 кв.м. мәйданда түбә...

Берничә көн дәвамында термометр шкаласы +30 градустан түбән төшми. Аномаль югары температура Свердлов урамындагы торак йортта килеп чыккан янгынның таралуына этәргеч булды. Янгын турында хәбәр 22 сәгать 11 минутта килә.

Хәлгә 118 нче янгын сүндерү часте начальнигы полковник Александр Аникин аңлатма бирә.

-Йортның эче һәм бар 150 кв.м. мәйданда түбә яна иде. Бинада беркем дә булмау яхшы булды. Әмма янгынның гаражга һәм күрше йортларга күчү куркынычы бар иде. Хәбәрдән соң өч минуттан янгын котырынган урынга янгын расчетлары килеп җитте. 23 сәгатькә утны тулысынча сүндерделәр.

Әгәр бәла турында үз вакытында хәбәр итсәләр, зыян шактый ким булыр иде.

Янгынның сәбәбе - көнкүреш электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылу. Матди зыян билгеләнә. Кешеләр зыян күрмәде.

Саннар һәм фактлар. 2015 ел башыннан Лаеш районында 51 янгын теркәлгән (узган елдагыдан дүрткә артык). Быел янгында бер кеше үлгән, районның 5 кешесе зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лаеш