Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Үлемсез полк“

Халитова Зинаида Петровна 1922 елның 20 октябрендә Тәтештә туа. Җиде еллык мәктәпне тәмамлагач шәһәрнең дәүләт банкында бухгалтер-операционист булып эшли. Сугыш башлангач Тәтеш Украинадан килгән кешеләр белән тула. Ирләрне мобилизациялиләр, ә хатын-кызлар һәм балалар көз һәм кыш буе окоп казыйлар. Туфракны ломнар һәм авыр чүкечләр белән ваталар. Кулларында канлы сөялләр бетеп...

Халитова Зинаида Петровна 1922 елның 20 октябрендә Тәтештә туа. Җиде еллык мәктәпне тәмамлагач шәһәрнең дәүләт банкында бухгалтер-операционист булып эшли.

Сугыш башлангач Тәтеш Украинадан килгән кешеләр белән тула. Ирләрне мобилизациялиләр, ә хатын-кызлар һәм балалар көз һәм кыш буе окоп казыйлар. Туфракны ломнар һәм авыр чүкечләр белән ваталар. Кулларында канлы сөялләр бетеп тормый. Ялларсыз - иртәнге биштән кичке караңгыга кадәр эшлиләр.

Зинаида Петровнаны фронтка 1942 елның 12 апрелендә җибәрәләр. Башта кызларны Казанга китерәләр, анда товар вагоннарына утыртып Мәскәүгә алып китәләр. Дивизия казармаларына урнаштыралар.

Фашистлар башкалага якын ук киләләр. Мәскәүне бертуктаусыз бомбага тоталар. Барлык ирләрне дә диярлек фронтка алалар, башкаланы яшь кенә кызларга сакларга туры килә. Яңа килгәннәр Мәскәү астында өч атна стажировка үтәләр. Граната ыргытырга, рация кулланырга һәм тавыш буенча дошман самолетларының курсын һәм биеклеген билгеләргә өйрәнәләр. Зинаиданы хезмәт итәргә телефонист-элемтәче вазыйфасына 19 нчы прожектор полкының дүртенче ротасына җибәрәләр. Зенит-прожектор дивизиясенең беренче подразделениесе Мәскәүгә илтүче һава юлларын дошман авиациясеннән саклый. Рота дошман самолетларын яктыртырга, нур белән зенит җайланмаларына кадәр озатырга тиеш була. Аннан соң безнең артиллеристлар аларны бәреп төшерә. Шулай ук кызлар безнең авиациянең дә эшен җиңеләйтәләр.

Элемтәче Зина командование белән элемтәне җайлый. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, пулялар һәм бомбалар астында тимерчыбык кәтүк күтәреп линиядә өзеклекләрне эзли һәм элемтәне торгыза. Кызларга башкаланы саклауны ышанып тапшыралар һәм алар моны ирләр белән бертигез дәрәҗәдә башкаралар.

Җиңү турында хәбәрне ул постта торганда ишетә. Шатлыкларының чиге булмый.

Зинаида Петровна 1945 елның 10 июлендә демобилизацияләнә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм "Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнә. Зинаида Халитова Лаешка 1954 елда өч баласы белән килә. Аның ирен монда күчерәләр. Озак еллар балалар бакчаларында һәм Лаешның күрү сәләте начар балалар интернатында тәрбияче булып эшли. Җиде онык әбисе пенсиядә дә төрле чараларда катнаша. Тормыш сөючән, актив һәм күңел төшенкелегенә бирешмәүче Зинаида Петровна Үлемсез полкка 90 яше тулырга ярты ел кала кушыла. Якыннары һәм туганнары Мәскәү сакчысы батырлыгы белән горурланалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район бессмертный полк