Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Үлемсез полк“

"Үлемсез полк" иҗтимагый акциясе дүрт ел инде Россиядә генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдә дә үткәрелә. Лаеш аңа Бөек Җиңүнең 70 еллыгында кушылды. Илебезнең күп кенә данлы уллары һәм кызлары киләчәк буыннарны тыныч күк йөзе белән тәэмин итте. Бөек Ватан сугышында катнашканнар батырлыгы турында хәтер районда яшәүчеләр йөрәгендә мәңгегә...

"Үлемсез полк" иҗтимагый акциясе дүрт ел инде Россиядә генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдә дә үткәрелә. Лаеш аңа Бөек Җиңүнең 70 еллыгында кушылды. Илебезнең күп кенә данлы уллары һәм кызлары киләчәк буыннарны тыныч күк йөзе белән тәэмин итте. Бөек Ватан сугышында катнашканнар батырлыгы турында хәтер районда яшәүчеләр йөрәгендә мәңгегә калыр.

Михаил Павлович Щеголев 1921 елның 1 маенда Лаеш районы Богородск поселогында туа. Аларның зур гаиләсендә тугыз бала тәрбияләнә. Мәктәп тәмамлагач Михаил башта күн эшкәртү техникумына укырга керә, әмма кире уйлый һәм Казан пехота училищесына күчә. Анда барысы да хәрбиләрчә була. Курсантларның бер өлешен Сызраньга күчерәләр, шул исәптән Михаилны да.

1942 елның июнендә Сызрань танк училищесын тәмамлаган егет сугышны 327 танк батальонының 118 нче аерым танк бригадасында танк командиры булып башлый. Тиздән шунда ук взвод командиры була.

1943 елда хәрби частьләрне Брянск фронтыннан Балтыйк буена күчерәләр. 1944 елда Михаил Павлович 10 гвардия танк батареясында элемтә офицеры булып хезмәт итә.

Җиңүне Балтыйк буенда Литвадан ерак түгел каршылый. 1945 елның декабреннән разведка офицеры булып хезмәт итә һәм бары 1947 елның июнендә генә демобилизацияләнә.

Бөек Ватан сугышында катнашучы ике тапкыр яралана. Сугышчан хезмәтләре, инициативасы һәм күрсәткән батырлыгы өчен I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Моннан тыш, сугышта катнашкан тагын өч бертуганы өйгә исән әйләнеп кайта.

Сугыштан соңгы елларда Михаил Щеголев Лаешта партия райкомында эшли. Казан югары партия мәктәбен тәмамлый. Ул чакта "Путь победы" дип аталган район газетасының редактор урынбасары, аннан соң редакторы була. Соңыннан озак еллар Лаеш районы эчке эшләр бүлеге начальник урынбасары булып хезмәт куя, лаеклы ялга да шуннан китә. Пенсиягә чыккач актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара башлый. Озак вакыт Лаеш районы ветераннар советын җитәкли.

Михаил Павлович Щеголев 93 яше тулырга ике көн кала Үлемсез полк рәтен тулыландырды. Тынычлык бүләк иткәннәргә мәңгелек дан һәм чиксез рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район бессмертный полк