Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

”Алар безнең терәк”

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге соңгы ике елда матди-техник базаны ныгытуга 300 мең сум тирәсе һәм хәйрия чыршы бәйрәмнәре үткәрү өчен 150 мең сум күләмендә иганәчеләр ярдәме алган.

2012 елда үзәкне төзекләндерүгә "Казан май комбинаты" һәм "ЦентрДиС" җәмгыятьләре коллективлары зур өлеш керткән. Хәйриячеләр акчаларына суыткыч җайланмалар, йомшак мебель алынган. Соңгы елларда "Нәфис Косметикс" җәмгыяте юучы матдәләр белән тәэмин итә. Казан эшмәкәре Ринат Дәүләтшин еш кына азык-төлек белән ярдәм күрсәтә. Үзәккә ярдәм кулы сузучылар арасында шәхси затлар да бар. Мәсәлән, Лаешта яшәүче Сергей Хуртин җәйге чорда балалар белән күнегүләр үткәрү өчен мобиль бассейн алып биргән. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа ел бәйрәмнәре үткәрүдә "Казан май комбинаты", "Муниципаль проектлар дирекция"се, "Сервис БОН", "Стройком", Лаеш электр челтәре, "Дельрус" дезинфекцияләү үзәге" бер ел гына хәйрия ярдәме күрсәтми. Эшмәкәрләр Владимир Яковлев, Любовь Гукасян һәм Казаннан Ринат Дәүләтшин балаларны бәйрәм белән котлау һәм татлы бүләкләр бирүне үз бурычлары дип исәплиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев