Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Людмила Кошенкованың “алтын куллары“

Людмила Кошенкованың район мәдәният йортында үткән "Алтын куллар" шәхси иҗат эшләре күргәзмәсе ябылды. Анда күп төрле әйберләр куелган иде. Килүчеләрне "оча торган чынаяклар", конфетлар һәм уенчыклардан бәйләмнәр, картиналар, берничә төрле чигү үрнәкләре: күләмле (тасмалар белән) һәм автор өчен яңа юнәлеш - алмаз чигү җәлеп итте. Останың иҗади уйлап табуы шаккатыра....

Людмила Кошенкованың район мәдәният йортында үткән "Алтын куллар" шәхси иҗат эшләре күргәзмәсе ябылды.

Анда күп төрле әйберләр куелган иде. Килүчеләрне "оча торган чынаяклар", конфетлар һәм уенчыклардан бәйләмнәр, картиналар, берничә төрле чигү үрнәкләре: күләмле (тасмалар белән) һәм автор өчен яңа юнәлеш - алмаз чигү җәлеп итте.

Останың иҗади уйлап табуы шаккатыра. Лаешлылар күргәзмәгә атна буе килделәр һәм Людмила үз адресына күп кенә мактау сүзләре ишетте.

-Күргәзмә өчен үрнәкләрне тугыз ай әзерләдем. Монда килүчеләр белән аралашкач ниндидер яңа әйберләр ясау теләге барлыкка килде, - дип үз тәэсирләре белән уртаклаша рәссам. - Хәзер бераз ял иткәч чираттагысына әзерләнә башлыйм.

Кул эшләренә мәхәббәтне кечкенә кызда әбисе уяткан. Хәзер ул үзе балаларны һәм зурларны үз куллары белән мини-шедеврлар ясарга өйрәтә.

-Балада бер йомгак җеп һәм вак мәрҗәннәр белән кармак җебе булса ул бик тә үзенчәлекле әйбер ясарга сәләтле, ата-аналар моңа ышанырга гына тиешләр, - дип аңлата Людмила. - Бар кеше дә баласына әйбер ясау өчен кыйммәтле материал ала алмый. Ә инде соңгы нәтиҗәне күргәч аларның балалары иҗатына мөнәсәбәтләре үзгәрә.

Кул эшләре белән шөгыльләнү өчен талант белән бергә аның өстендә утыра белү дә зарур. Аның иҗаты стрессларга бирешмәскә һәм түземлелеккә өйрәтә дип шаярта Людмила.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево