Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Марафон-2017” бәйгесенең беренче туры йомгаклары

Марафонның "Безнең сыйныф җитәкчесе - класслы" беренче турында 13 эш катнашты. Иң беренче шуны әйтәсе килә, бәйге бурычларының берсе үтәлде: укучылар, укытучылар һәм ата-аналарны берләштерү. Тавыш бирүдә бүген парта артында утыручылар гына катнашмады. Аларга мәктәпне тәмамлап иксез-чиксез илебез буйлап таралганнар да кушылды. Аларның үз укытучыларын онытмаулары сөендерә. Күп санда аңлатмалар...

Марафонның "Безнең сыйныф җитәкчесе - класслы" беренче турында 13 эш катнашты.

Иң беренче шуны әйтәсе килә, бәйге бурычларының берсе үтәлде: укучылар, укытучылар һәм ата-аналарны берләштерү. Тавыш бирүдә бүген парта артында утыручылар гына катнашмады. Аларга мәктәпне тәмамлап иксез-чиксез илебез буйлап таралганнар да кушылды. Аларның үз укытучыларын онытмаулары сөендерә.

Күп санда аңлатмалар калдырганнар.Аларның барысы басылды. Тәрбия эшләре буенча мәктәп директорлары урынбасарларының чәршәмбе көнне булган киңәшмәсендә беренче этапка йомгак ясалды, аның уңай һәм тискәре яклары анализланды.

Шулай итеп, беренче урында - сыйныф җитәкчеләре Ризидә Хафизова турында материал җибәргән Пәрәү мәктәбенең 11сыйныф укучылары. Икенче урында - Гөлшат Яруллина хакында искиткеч видеорәт ясаган Габишево мәктәбе унберенче сыйныф балалары. Өченче урында - махсус интернат-мәктәпнең беренче сыйныфларының Резеда Емелина турындагы видеорәте. Җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар, шулай ук катнашучыларга сертификатлар 22 февраль көнне Каипы булачак педагоглар семинарында тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район