Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Марафон – 2017 нең беренче номинациясендә җиңүчене сез сайлыйсыз.

Яраткан сыйныф педагогыгыз өчен сез тавыш бирә торган соңгы көнегез. Иртәгә, 9 февральдә, иртәнге 9 да "Безнең класс җитәкчесе - иң класслы" номинациясендә беренче йомгак ясала. Иң күп лайк җыйган биш катнашучы интернет тавыш бирүгә кертелә, ул 10, 11, 12 февраль көннәрендә һәм 13 февральдә иртәнге унга кадәр дәвам итә....

Яраткан сыйныф педагогыгыз өчен сез тавыш бирә торган соңгы көнегез. Иртәгә, 9 февральдә, иртәнге 9 да "Безнең класс җитәкчесе - иң класслы" номинациясендә беренче йомгак ясала.

Иң күп лайк җыйган биш катнашучы интернет тавыш бирүгә кертелә, ул 10, 11, 12 февраль көннәрендә һәм 13 февральдә иртәнге унга кадәр дәвам итә. Интернет тавыш бирүдә күп тавыш җыйган өч конкурсант "Марафон - 2017" бәйгесе финалына чыга. Соңгы нәтиҗә май ахыры июнь башында ясала. Вәкилләре иң күп призлы урыннар алган мәктәп конкурста җиңүче дип таныла.

Марафонның беренче этабында 10 катнашучы, алар 11 материал җибәрделәр. 7 февральдә иртәнге 9 га лайклар саны буенча Ризидә Хафизова (Пәрәү) - 6117, Роза Каюмова (Лаеш, 1 нче гимназия) - 5926, Резедә Емелина (Лаеш, махсус интернат-мәктәп) - 6098, Светлана Депутатова (Лаеш, 1 нче гимназия).

- 2856 алда баралар.

Исегезгә төшерәбез, Марафонның икенче туры - "Текә мэн"га материаллар кабул итү бара. Анда һәр мәктәптән 10 малай һәм үсмер катнаша.

Аларның бурычы үзләренең иң текә, иң спорт сөюче, иң акыллы, иң талантлы - иң, иң... булуларын исбатлаудан гыйбарәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район