Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Машина йөртүчегә 20 мең сум штраф салынды

Газетабыз ЮХИДИ инспекторына кул күтәргән Казан кешесе турында язган иде инде. Лаеш район прокуроры урынбасары Марат Шәрәфетдинов вакыйганың алга таба ничек булуы хакында сөйли. -Исегезгә төшерәм, быелның июнендә полиция хезмәткәрләре 31 яшьлек гр.З.ны З юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзегәндә ДПС автомобиле салонына чакыралар. Моңа риза булмаган йөртүче берничә...

Газетабыз ЮХИДИ инспекторына кул күтәргән Казан кешесе турында язган иде инде. Лаеш район прокуроры урынбасары Марат Шәрәфетдинов вакыйганың алга таба ничек булуы хакында сөйли.

-Исегезгә төшерәм, быелның июнендә полиция хезмәткәрләре 31 яшьлек гр.З.ны З юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзегәндә ДПС автомобиле салонына чакыралар. Моңа риза булмаган йөртүче берничә тапкыр полицейскийның йөзенә суга. Бу факт буенча административ эш кузгатыла һәм судка тапшырыла. Дәлилләр нәтиҗәсендә (вакыйганың видеоязмасы була) хөкем ителүче үз гаебен таный. Суд гр. З.га дәүләт файдасына 20000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза бирде. Хөкем карары әлегә закон көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined