Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Машина йөртүчегә җинаять эше ачканнар

Юл - куркыныч югары булган урын. Автомобиль руле артына утырган йөртүче хәрәкәттә катнашучы башкалар тормышы һәм сәламәтлеге өчен бик зур җаваплылык ала. Шуңа күрә закон чыгаручы орган транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләргә карата кулланылучы чараларны катгыйландырды. Әгәр руль артында утыручы исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән...

Юл - куркыныч югары булган урын. Автомобиль руле артына утырган йөртүче хәрәкәттә катнашучы башкалар тормышы һәм сәламәтлеге өчен бик зур җаваплылык ала. Шуңа күрә закон чыгаручы орган транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләргә карата кулланылучы чараларны катгыйландырды.

Әгәр руль артында утыручы исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен полиция күз уңына эләккән яки медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан икән, исегезгә төшерәбез, узган елдан башлап аңа исерек хәлдә машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгы яный.

2015 елда Лаеш суды исерек хәлдә машина йөртү белән бәйле җинаять эшләрен бер генә тапкыр карамады.

Мәсәлән, ТР Лаеш районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы узган елның ноябрендә гр. Г. га карата җинаять эшен карады.

Суд тикшерүе барышында шул билгеләнә: гр. Г. элек административ җәза алган булган инде: ул чакта автомобиль белән исерек килеш идарә иткән, әмма медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан.

-Граждан Г. күрсәтелгән җинаятьне эшләүдә гаепле дип табылды, - дип үз карарына аңлатма бирә җәмәгать судьясы Евгений Рябин. - Аңа ике ел дәвамында транспорт чарасына идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителү белән бергә 260 сәгать срокка мәҗбүри эшләр сыйфатында җәза билгеләнде. Хөкем карары закон көченә керде.

2015 елның декабрендә гр. С.ка карата шундый ук җинаять эше каралган. Әлеге автосөюче исерек хәлдә элек тә медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан булган. Ике йөз алтмыш сәгать мәҗбүри эшләр һәм транспорт чараларына идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 3 елга мәхрүм ителү - гр. С.ка карата суд вердикты шундый. Хөкем карары шулай ук закон көченә кергән.

Аек йөрсәң - ерак китәрсең. Әлбәттә, үзеңне куркыныч астына куеп, рулетка уйнап карарга да була - бәхет я елмая, я юк; я исән каласың яки юк, я өйгә яхшы гына кайтып җитәсең яки авария гаепчесе буласың. Болай эшләргә була. Әмма кирәкме икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район