Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мәгърифәт нуры чәчә

Габишево мәктәбе укытучысы Галия Мингалиева 50 елга якын гомерен үсеп килүче буынга белем бирүгә багышлаган.

Галия Рәүф кызы Чита өлкәсендә - кырыс, әмма искиткеч матур якта, яз көне тау битләрендә сазанак чәчәк аткан җирдә туган. Шушы матурлык арасында кечкенә Галия дөньяны таныган, характерын чыныктырган һәм кешеләргә файдалы булу турында хыялланган. Мәктәптә яратып үзләштергән фәне математика була һәм бу булачак һөнәрне сайлауга этәргеч бирә. 1963 елда Казан педагогия институты студенты була. Студент еллары тиз үтә. Менә аның кулында педагог-математик дипломы. Кайда эшләргә дигән борчу булмый. Әлбәттә, авыл мәктәбендә. Әлки районының Яңа Салман мәктәбендә юллама буенча эшкә килгән яшь укытучыны көтеп алалар. Туган йорттан, цивилизация һәм кызыклы студент тормышыннан еракта аның хезмәт биографиясе шулай башлана.

Хәзерге вакытта Галия Рәүф кызы Габишево мәктәбендә укыта. "Аллаһ аны математик итеп яраткан" - аны укучылары да, әти-әниләр дә, укытучылар да шулай дип атыйлар.

-Сәләтле балалар белән дә, артта калган укучылар белән дә мавыгып эшли.

-Һәр укучыга ул индивидуаль якын килә. Аларның һәрберсендә кабатланмас шәхес күрә. Үзенең математикага мәхәббәтен ул укучыларының бер генә буынына бирмәде. Яңа материалны аңлата белү, үз фәнен камил белү, сабырлык - боларның барысы да бүген халык мәгарифе отличнигы эше үзәгендә - Г.Мингалиева турында коллегалары шундый фикердә.

Искиткеч ханымның гаиләсе дә яхшы. Ире белән ике кыз һәм бер ул үстергәннәр, өч оныгының яраткан һәм кайгыртучан әбисе дә әле ул.

Бу көннәрдә Галия Рәүф кызының юбилее. Күп санлы укучылары, коллегалары аны бу вакыйга белән котлыйлар һәм сәламәтлек, җиңел булмаган хезмәтендә иҗади уңышлар телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габишево юбилей Галия Мингалеева